Барысы да хатын-кыздан тора. Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узды
Төрле кыйтгаларга сибелгән милләттәшләребез бу атнада Казанга II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездына агылды. Кичә съездның пленар утырышында Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде.
“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова әйтүенчә, делегатларның байтагы – Башкортстаннан. Кытайдан, Австралиядән, Казахстаннан, Кыргызстаннан һәм Россия төбәкләреннән вәкилләр бар иде. Делегатларның иң яше – уналтыда, иң өлкәне җитмешне узган. Съезд Габдулла Бубыйның “Милләтнең нигезе – гаилә. Гаиләнең нигезе – хатын!” – дигән шигарь астында узды. Алдагы көнне делегатлар башкаладагы балалар бакчаларындагы укыту системасының, милли тәрбиянең, гореф-гадәтләрнең ничек саклануы белән танышты. Башкортстаннан килгән вәкил Индира Латыйпова әйтүенчә, өйрәнерлек үрнәк мисаллар шактый. Ана теле кысрыклана, милләт бетә, дип ачыну гына җитми, аны саклап калу өчен һәркем үз өлешен кертергә тиеш.
Татар хатын-кызларының Россия күләмендәге беренче съезды 1917 елда булган. Ул хакта тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова чыгышыннан ишеттек. Быел тарихи вакыйгалардан, Сөембикә ханбикәнең тууына – 500, атаклы Мөхлисә Бубыйга – 150 ел. Ике милләт анасының да гомере фаҗигале тәмамланган. Беренче съездда, ир белән хатын бер үк төрле хокукта булсын, күп хатынлылык рөхсәт ителмәсен, хатын-кызга йөзен күрсәтү тыелмасын, урта белем бирүче мәктәпләр ачылсын кебек мәcьәләләр күтәрелгән. Бүген исә, Татарстанның район-шәһәрләрендә бер генә булса да, татар мәктәбе эшләп торсын иде, дип чаң сугабыз. Халкыбызга эчүчелек дигән зәхмәт тә ят түгел, ялгыз калган өлкәннәребез яклау көтә. Казанда татарның асыл затлары булган хатын-кызларга куелган бер генә һәйкәлне дә очратмассың. Бөек Сөембикәбез, мәшһүр композиторыбыз Сара Садыйкова исемнәре телгә алынды. Кадрия Идрисова бу урында 100 танылган хатын-кызга атап махсус китап чыгару теләге барлыгын әйтте.
Беренче корылтайда, хатын-кызга йөзен ачып йөрү тыелмасын иде, дип чыгыш ясасалар, кичә узган чарада Казандагы “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, гүзәл затларга яулык бәйләргә өндәде, ягъни милли төсмерләрне генә түгел, динне дә сакларга чакырды. “Хатын-кыз – кешелекнең нигезе, – диде ул. – Әгәр ул үз урынын тапса һәм белсә, бу җәмгыятьне үзгәртергә бер буын җитә. Хатын-кыз боза да ала. Пәйгамбәребез бер бозык хатын-кыз мең бозык иргә торыр дигән. Шуңа күрә хатын-кызның тәрбияле булуы сорала. Хәзер чын ирләр юк дияргә яраталар. Чын ир-атны тәрбияләү дә – сезнең вазифада”.
Оренбургта өч ел рәттән “Шәл туе” үткәрәләр икән. Анда әбиләр, әниләр янәшәсендә малайлар-кызлар да катнаша. Кулына энә, җеп тә тота белмәгән балалар, үзәккә килгәч, сатуга куярлык шәлләр бәйли башлый. Кадрия Идрисова, залдагы ханым, туташларга эндәшеп: “Сезнең җирлектә электән нинди һөнәрләр булган, шуларны ачыклап, торгызу ягын карагыз”, – дип киңәш бирде. Оренбург эшмәкәрләре кул эшләнмәләрен сатып алып та балаларның күңелен үсендерә икән.
Австралиядән килгән Диләрә Вәлиффнең саф татар телендә чыгыш ясавына сокландык. Әлеге илдәге татарлар җәмгыятендә 500дән артык кеше исәпләнә. Беренче булып, татар җәмгыятенә моннан 60 ел элек, Кытайдан күченгән Ләйлә һәм Сәгыйть Садри гаиләләре нигез сала. Австралиядә милли һәм дини гореф-гадәтләрне сакларга тырышалар. Тик тел мәсьәләсе анда да авырткан җир санала. Безнең сөйләм урысча сүзгә бай булса, Австралиядә дәүләт теле булган инглиз сүзләре кушыла икән. Балаларны дүрт яшьтән укырга, язарга өйрәтәләр. “Берәр төбәктә биш кенә татар баласы булса да, бергә җыйнап, татарча укыту җаен эзлибез. Татарстанда күпме татар баласы яшәп, татар мәктәпләре булмавына, булганнарының да ябылуына бик борчылабыз”, – ди Диләрә ханым. Чит ил кунагыннан: “Нинди теләк белән килдегез, өметегез акландымы?” – дип сорадык. “Күп урыннарны күрсәттеләр. Башка төбәкләрдән килүчеләр белән сөйләшеп, танышып, үзара элемтә булдырырга вакыт калмады. Оештыручылар киләчәктә ул якны да кайгыртсын иде”, – диде ул.
Съездда чыгыш ясарга теләүчеләрнең барысы да, сәхнәгә менеп, фикерләрен әйтергә, борчыган мәсьәләләрне күтәрергә өлгермәде. Язучы Тәлгать Галиуллинның: “Сабантуйда җырлап, биеп, күңел ачып йөрү генә җитми. БДИны үзебезнең телдә бирдерүне калку итеп күтәрергә тиешбез. Татар үзенә үзе ярдәм итмәсә, башкалардан ярдәм көтү урынсыз. Эшне, әйдәгез, татарча сөйләшүдән башлыйк!” – дип әйтүе белән кемдер килеште, кемдер юк. Иң азактан сүз алган язучы Фәүзия Бәйрәмова да, динне күтәрергә, тарихка игътибарны арттырырга кирәк, диде. Кыргызстан вәкиле Рәисә Атамбаева яшүсмерләр сәламәтлегендәге проблемаларга тукталса, Эльза һәм Искәндәр Нәбиуллиннар табигать кочагында үскән балаларның саулыгы ныграк була, дигән фикер белән чыкты. Санкт-Петербург кунагы Нурзия Кашапова исә съездда татар галимнәренең, зыялыларының чыгышын күбрәк көткән. “Яктылык тарату өчен, үткән тарихыбызны, асыл затларыбызны белергә тиешбез. Тукайның: “Уян, татар!” – дигәне хәзер дә актуаль. Бүген дә йокымсыравыбыз дәвам итә...” – ди ул.
Фото: http://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев