Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстанда елның иң өлкән "кияү егете"нә – 93 яшь

Республикада гражданлык хәле актларын теркәү белән бәйле кызыклы фактлар китерелә.

Башкортстанның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты республикада гражданлык хәле актларын теркәү белән бәйле кызыклы фактларны атаган. Бу хакта “Башинформ” яза.

Башкортстанда быел никахларын рәсмиләштерергә уйлаган иң өлкән пар булып 93 яшьлек карт белән 78 яшьлек хатын-кыз танылган. Идарә тармагы иң өлкән аерылышучыларны да ачыклаган: алары – 91 яшьлек карт белән 82 яшьлек карчык.

Өйләнү һәм кияүгә чыгуның актив вакыты – 25-34 яшь, аерылышулар да күбрәк шул чорга туры килә икән.

Тугыз айда Башкортстанда 22 313 никах теркәлсә, 11 539 пар аерылышкан.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев