Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстанда юкка чыккан 14 яшьлек кызны Казанда тапканнар

Хокук сакчылары кызның Уфадан Казанга килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый. (Казан, 16 август, "Татар-информ"). Башкортстанда өеннән китеп, юкка чыккан тугызынчы сыйныф укучысын Казанда тапканнар. 14 яшьлек кыз исән-сау, дип яза РИА Новости. Кызны хокук сакчылары Татарстан башкаласы вокзалында тапкан һәм Казандагы туганнарына тапшырган. Аны алмага Башкортстаннан әти-әнисе юлга чыккан. Башкортстанның Учалы...

Хокук сакчылары кызның Уфадан Казанга килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.

(Казан, 16 август, "Татар-информ"). Башкортстанда өеннән китеп, юкка чыккан тугызынчы сыйныф укучысын Казанда тапканнар. 14 яшьлек кыз исән-сау, дип яза РИА Новости.
Кызны хокук сакчылары Татарстан башкаласы вокзалында тапкан һәм Казандагы туганнарына тапшырган. Аны алмага Башкортстаннан әти-әнисе юлга чыккан.
Башкортстанның Учалы районындагы бер бистәдә яшәгән кыз бала дүшәмбедә югала. Бу хакта полициягә кичә хәбәр ителгән. Тикшерү барышында аның Уфага китү мөмкинлеге карала. Тикшерүчеләр, дөрестән дә, кичә кызның Уфа тимер юл вокзалында Мәскәүгә билет сатып алуы һәм берничә сәгатьтән аны кире тапшыруын ачыклый.
Хәзер хокук сакчылары кызның өйдән чыгып китү һәм Уфадан Казанга килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев