Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башта кашык тотарга өйрәтсеннәр

Әти-әниләр арасында сабыен тизрәк бакчага урнаштырып, эшкә чыгарга теләүчеләр аз түгел. Кайберләре хәтта яшь ярым тулганны да көтәргә теләми. Бүген республикада өч яшькә кадәрге бәләкәчләр өчен махсус программа әзерләнә. Тиздән бакчалар бәбиләр тавышына күмеләчәк.

Яңа программа турында Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет утырышында Татарстан мәга­риф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр ит­кән иде. Төбәкләргә өч яшькә кадәрге бәләкәчләрне урын бе­лән тәэмин итү бурычы куелган. 2018 – 2019 елларга федераль бюджеттан 500 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълү­ма­тларга караганда, бү­ген Татарстанда 24 мең­нән артык бала ясле төр­кем­нәренә йөри. Яңа программа быелдан гамәлгә ашырыла башлаячак. Моңа кадәр республикада өч яшьтән өлкәнрәк булган сабыйларны  урын белән тәэмин иттеләр. 2013 – 2017 елларда барлыгы 30 меңнән артык өстәмә урын булдырылган. 158 яңа бакча төзелгән. Соңгы елда гына 56сы  төзеклән­дерел­гән.


Яңа программаны әти-әниләр сөенеп кабул итсә, тәрбиячеләр арасында авыр сулап куючылар да бар. “Элек бакчага ике яшьтән үк алалар иде. Бүген иң кеч­кенәсенә – 2,5 яшь. Төркем 15-20 балага исәпләнсә, бездә алар утыздан артык. Һәр көн саен 26-28се йөри, – ди Казан бакчасында эшләүче Альбина ханым. – Әти-әниләр үзләре балаларын кашык тотарга  да өйрәтми. Моны бездән таләп итәләр. Аларны ничек итеп, пумала, карандаш тотарга өйрәтәсең?! Балаларына кисәтү ясаганны да яратмыйлар тагын”.


Болай булса, көйсез әти-әниләр тәрбиячеләрнең, алар­ның яр­дәмчеләренең җелеген аз суырмый икән. “Ясле төркемнәре кирәк. Мин эшкә чыктым инде. Әмма чират көтәбез. Игезәкләргә – 4 яшь, кечкенә улыбызга ике яшь тулды. Аларны иремнең әтисе карый. Пособиене 1,5 яшь ярымга кадәр генә түлиләр. Яшәргә акча кирәк бит. Күп кешенең баласын калдырырга урын юк. Өч яше тулгач, бала­ларның җырлыйсы, биисе килә башлый икән. Үзем өйрәтеп карыйм, кылана башлыйлар. Тәр­биячене җитдирәк итеп кабул итәрләр иде. Хәзер бит мәктәпкә укый-яза белеп керәсе. Шуның өчен дә тизрәк бакчага бирәсе килә”, – ди Арчада яшәүче Зилә Гайфуллина. 


Яшь ярымнан ук бирергә риза булучылар шактый икән. Ике бала анасы Лилия Гайнуллина да кечкенәдән үк бирсәң, акыллырак була, ди. Бу хакта психолог, табиблар белән дә сөйләшкән икән. Әмма сабырлык дигәнең күбрәк кирәк булачак.

Фото: http://vatantat.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев