Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Батулланың юбилей кичәсе милләт һәм тел турында уйланулар белән үтте

"Мин балаларым һәм шәкертләрем йөземә кызыллык китермәсен, дип яшим", - диде халык язучысы Камал театрында узган юбилей кичәсендә.

Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың юбилей кичәсе милләт һәм туган тел турындагы мәдәни һәм мәгърифәт кичәсенә әверелде. Рабит Батулла бәйрәмдар кәнәфиенә утырып та, микрофон алдына басып та милләт һәм туган тел турында сөйләде.

Рабит Батулла - Юбилейный вечер

Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың Камал театры сәхнәсендә узган юбилей кичәсен язучының ике улы - Байбулат белән Нурбәк Батулла алып барды.

Рабит Батулла - Юбилейный вечер

Бәйрәм кичәсе рәсми котлаулардан башланып китте. Юбилярны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады һәм "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орден медален тапшырды. Фәрит Хәйруллович Рабит Батулланың улы Нурбәкнең "Алтын битлек" театр премиясе алуын да искәртеп үтте.

Рабит Батулла - Юбилейный вечер

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Рабит Батулланың милләтпәрвәр шәхес булуын ассызыклады һәм җыр белән котлады.

Кичә дәвамында Батулланың язучы, укытучы, кинематографист, артист, драматург буларак хезмәтләре билгеләп үтелде. Əдипнең әсәрләреннән өзекләрне Камал театрының яшь артистлары укыды. Драматургның "Кичер мине, әнкәй" пьесасы буенча куелган спектакльдән өзекне Кариев театры артистлары уйнады.

Рабит Батулла - Юбилейный вечер

Укытучыларын шәкертләре исеменнән Тукай премиясе лауреаты Илфак Ибраһимов котлады. "Сез шәкертләре остаздан узып китергә тиеш, дип әйтә идегез. Əмма сезгә бу бәхет килмәде. Чөнки сез үзегез үҗәт, фидакарь булдыгыз", - диде ул. 

Рабит Батулла үз укучылары арасында Хәния Фәрхи, Хафиз Хамматуллин, Фәйрүзә Мәсгутоваларны санап үтте.

"Гаилә - минем дәүләтем. Бу дәүләтнең Президенты мин. Минем дәүләтемдә татар теле - дәүләт теле. Мин балаларым һәм шәкертләрем йөземә кызыллык китермәсен, дип яшәдем. Хәзер үзем аларның йөзенә кызыллык китермәсәм иде, дип яшим. Моннан да зур бәхетнең булуы мөмкин түгел. Телегез өчен көрәшегез! Кануни законнар белән көрәшегез", - дип тәмамлады кичәне Рабит Батулла.

 

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев