БДИда 400 БАЛЛ ҖЫЙГАН РУСЛАН СӘЛИМГӘРӘЕВ
БДИ тарихында беренче тапкыр укучы 4 имтихан буенча 400 балл алган. Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов фикеренчә, моңа гаҗәпләнергә кирәкми, алга таба да шушындый нәтиҗәле балалар булачак.
Әлеге вундеркинд – Мәскәүнең 179нчы мәктәбе укучысы Руслан Сәлимгәрәев. Ул рус теле, профильле математика, биология һәм химияне сайлаган. Аларның һәрберсеннән максималь – 100әр балл алган.
Руслан укый торган 179нчы мәктәп директоры Павел Якушкин да укучысы турында бары тик уңай фикердә генә:
– Менә дигән егет, соңгы өч ел эчендә аның берничә дистә грамотасы бар, ул мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында төрле предметлар буенча призер да, җиңүче дә булды. Алар арасында астрономия, математика, физика, биология һәм башкалар бар.
Руслан башта бу хәбәргә үзе дә ышанмаган.
– Дөресен генә әйткәндә, мин дәүләт хезмәтләре порталы (БДИ нәтиҗәләрен шуннан карап була – авт.) ватылган да һәм миңа әллә ничә тапкыр 100 балл җибәреп ята, дип уйладым. БДИга безне мәктәптә әзерләделәр, олимпиадаларда уңышка ирешкәч, миңа математика, рус теле һәм химиядән имтиханнардан җиңелрәк булды. Ә биологиядән мин үземдә алай ук нык ышанмаган идем, шуңа соңгы айда репетиторга йөрдем. Бәлки, бу үз-үземне тынычландыру өчен кирәк булгандыр. Минем имтиханнарны яхшы тапшырасым килде, чөнки 11нче сыйныфта МДУга керү теләге уянды, – ди Руслан.
Хәзер ул М.В. Ломоносов исемендәге МДУның биоинженерия һәм биоинформатика факультетына керергә җыена. Шулай ук МФТИга да документларын бирергә җыена. Анда исә егетнең олимпиада нәтиҗәләрен исәпкә алалар. Шуңа әллә ни борчылырга сәбәп юк, ди уйлый.
БДИ тапшыру тарихында шуңа охшаш очрак булган иде инде. 2013 елда Кировның чыгарылыш сыйныф укучысы рус теле, химия, биология һәм физикадан 100әр балл алды.
БДИ-2018:
Быел БДИлар 28 май – 2 июльдә уза
Имтиханнарны 730 меңгә якын кеше тапшырды
Быел БДИда уртача баллар арткан. Тик рус теленнән ул былтыргы дәрәҗәдә диярлек – 70,93 (былтыр – 69), географиядән – 56, информатикадан – 58,5 (былтыр югарырак булган)
80-100 балл алучылар саны да арткан
100 балл алучылар былтыр – 25%, быел – 26,7%
Сан белән исәпләгәндә алар 5062 кешедән 6136га җиткән
Минималь алучылар саны кимегән: былтыр 0,57% булса, быел 0,42%
Имтиханнардан куып чыгару очраклары да азрак булган. Телефон алып кергәннәре өчен – 478, шпаргалка өчен 463 кешене куып чыгарганнар.
РИА Новости
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев