Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер атна эчендә Казанда 1000 бәхетсезлек очрагы булган

Ашыгыч ярдәм табиблары 3-10 сентябрь көннәрендә шәһәрдә яшәүчеләр янына җиде мең тапкырдан артык барган.

Казанның ашыгыч ярдәм табиблары 3-10 сентябрь көннәрендә бәхетсезлек очрагы булган урыннарга 1008 тапкыр барган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бер атна эчендә ашыгыч ярдәм табибларын 7309 тапкыр чакырганнар.

Медицина хезмәткәрләре җәмәгать урыннарына 1348 мәртәбә барган.

Юл-транспорт һәлакәте булган урыннарда зыян күрүчеләргә табибларның ярдәме 44 тапкыр кирәк булган.

Ашыгыч ярдәм табиблары авырулар янына 5578 мәртәбә барган.  

Фото: Салават Камалетдинов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев