Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер атна эчендә Татарстанда 5,6 меңән артык ОРВИ йоктыру очрагы теркәлгән

Республикада ОРВИ парагрипп, аденовирус һәм респиратор-сентициаль вирус белән бәйле килеп чыга. (Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда бер атна эчендә, ягъни 28 августтан 3 сентябрь аралыгында, тын юлларының кискен вируслы инфекциясен йоктыруның 5643 очрагы теркәлгән. Бу 10 мең халыкка 14,6 авыручы туры килә дигән сүз. Аннан алдагы атна белән чагыштырганда, әлеге...

Республикада ОРВИ парагрипп, аденовирус һәм респиратор-сентициаль вирус белән бәйле килеп чыга.

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда бер атна эчендә, ягъни 28 августтан 3 сентябрь аралыгында, тын юлларының кискен вируслы инфекциясен йоктыруның 5643 очрагы теркәлгән. Бу 10 мең халыкка 14,6 авыручы туры килә дигән сүз. Аннан алдагы атна белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 20,2 процентка азрак һәм эпидемия бусагасыннан 27,7 процентка түбәнрәк, дип хәбәр итә Роспотребнадзор матбугат хезмәте.

Республикада ОРВИ парагрипп, аденовирус һәм респираторлы-сентициаль вирус белән бәйле килеп чыга. Әлегә грипп очраклары теркәлмәгән.

Гриппка каршы иммунитет булдыру авыруның җитди формаларын, үлем очракларын киметергән мөмкинлек бирә.

Гриппка каршы прививкаларны мәҗбүри медицина иминиятәштерү полисы теркәлгән урын буенча ясатырга була. Предприятие җитәкчеләре вакцина ясау лицензиясе булган медицина оешмалары белән килешү төзеп, хезмәткәрләрен шунда да җибәрергә мөмкин.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев