Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер ел эчендә Татарстанда 37 өлкән ялгыз кешене гаиләгә алганнар

“Өлкән кешене гаиләгә алу” республика проектын тормышка ашыру барышында бер генә пенсионер да кире интернатка кайтырга уйламаган.

Татарстанда интернатларда яшәгән 37 өлкән ялгыз кеше гаиләле булган. Бу хакта бүген “Татар-информ”га интервьюда Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җиткерде.

“Өлкән кешене гаиләгә алу” республика проекты бик уникаль. Ул 2017 ел башыннан гамәлгә ашырылып килә. Аның максаты – Татарстанда туганнары һәм ярдәмчеләре булмаган, интернатларда яшәгән өлкән ялгыз кешеләрне гаиләле итү. Проект кешеләрнең ярдәмчел икәнлекләрен күрсәтә”, - дип билгеләп үтте спикер.

“Өлкән кешене гаиләгә алу” республика проектын тормышка ашыру барышында бер генә пенсионер да кире интернатка кайтырга уйламаганлыгын да искәртеп үтәргә кирәк. Эш шунда ки, кабул итүче гаиләләр һәм өлкәннәр үзләре дә психологик һәм педагогик әзерлек үтәләр.

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев