Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бердәм Россия» барлык теле һәм радиодебатларда катнашачак

Татарстан Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш сайлау алды кампанияләрендә агитация өчен түләүсез эфир вакытын билгеләү буенча җирәбә үткәрелде.

6 август көнне «Московский» мәдәният үзәгендә дәүләт төбәкара телерадиотапшырулар оешмалары – ГТРК «Татарстан», ТНВ, «Татмедиа» АҖ, «Татарстан 24» каналларында түләүсез эфир вакытын билгеләү буенча җирәбә үткәрелде.

10 августтан массакүләм матбугат чараларында рәсми төстә агитация чоры старт алачак. Вакыт кандидатлар һәм партияләр агитация материалларын урнаштыруда тигез хокуклы булсыннар өчен билгеләнә.

Ул 7 сентябрьдә 00.00 сәгатьтә төгәлләнә.

ТР Дәүләт Советы сайлауларында катнашу өчен Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе бердәм сайлау округы буенча 11 сәяси партиянең 7сен һәм бер мандатлы округтан 236 кандидатны теркәде. ТР Үзәк сайлау комиссяисенең рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итүенчә, сәяси партияләр һәм бер мандатлы сайлау округлары өчен гомуми түләүсез эфир вакыты 570 минут – бер эш көненә 30 минут исәбеннән тәшкил итә. Партияләргә һәм кандидатларга эфир вакыты бергә агитация чаралары уздыру һәм алдан әзерләнгән агитация материалларын урнаштыру өчен бирелә.

«Партияләр һәм кандидатлар агитация чараларында катнашырга тиеш. Әлеге закон нормасы Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда  беренче тапкыр кулланылачак. Ә элегрәк гамәлдә булган 3% та тавыш җыймаган партия бушлай эфир вакытына рөхсәт ителми дигән шарт быел гамәлдән чыгарыла. Шуңа күрә җирәбә салуда кандидатларның исемлекләрен тигез шартларда теркәгән барлык партияләр дә катнашты. Бушлай эфир вакытын бүлү буенча җирәбә салу тәртибе ТР Үзәк сайлау комиссиясенең 18 июльдәге карары белән расланган. Партияләр чират буенча җирәбә салуда, шул исәптән хронологик теркәлү тәртибенә бәйле рәвештә, катнаштылар», - дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.

 

Партия вәкилләре агитация материалының эфирга чыгу датасы һәм вакыты турында мәгълүмат булган конвертларны сайлады. Конвертның эчтәлеге беркетмәгә кертелә, аның нигезендә график калдырылачак. Аны ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында 10 августтан да соңга калмыйча бастырачаклар.

 

«Эфирга чыгу-зур аудиториягә барып җитү мөмкинлеге, безнең сайлау кампаниясе нигезендә шул бурыч ята. Шуңа күрә «Бердәм Россия» барлык дебатларда да катнашачак, кандидатларга үз фикерләрен белдерергә мөмкинлек бирәчәк. Без үз позициябезне ышандырырлык итеп күрсәтергә тырышырбыз. Әгәр син ышандырасың икән, исәп буенча нинди чыгыш ясавың мөһим түгел, иң мөһиме-үз фикереңне төгәл бәян итү. Безнең команда бик көчле, һәр тармакның исемлектә беркетелгән кандидаты бар, без үз көчебезгә ышанабыз», - дип билгеләп үтте депутатлыкка кандидат, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге вәкаләтле вәкиле Юрий Камалтынов.

Аның сүзләренә караганда, «Бердәм Россия» инде  халык белән эшне алып бара.

«Баннер программасы эшли башлады, пикетларда мәгълүмати эш алып барыла, кешеләр белән мобиль кабул итү бүлмәләре аша аралашабыз. Алты автобус, гражданнар мөрәҗәгатен җыеп, республика буенча йөри. Мөрәҗәгатьләр саны инде берничә меңгә җиткән. Алар барысы да эшкәртелеп, депутатлыкка кандидатларга «Минем депутат» дигән яңа онлайн сервис аша тапшырылачак. Шулай ук «Безнең ишегалды» проектлары кысаларында халык белән турыдан-туры очрашулар үткәрелә, бер мандатлы кандидатлар үз сайлау округларында яшәүчеләр белән очраша. Хәзер кешеләргә безнең позицияне, теге яки бу карарларны кабул итүнең сәбәбен аңлатырга кирәк», - диде Юрий Камалтынов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев