Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Бердәм Россия" партиясенең «МойДепутат» онлайн-сервисы аша 6,5 меңнән артык наказ һәм тәкъдим җыелды

“Бердәм Россия”дән Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар республикада яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирүне дәвам итәләр.

Тәкъдимнәр һәм наказлар мобиль кабул итү пунктлары хезмәткәрләре, шулай ук “МОЙДЕПУТАТ " интернет-сервис" (mydeputate.(online) яки кайнар элемтә 8 (800) 201-1600 бушлай телефоны аша җыйнала. Бүгенге көнгә 6,5 меңнән артык наказ һәм тәкъдим кергән. Депутатлыкка кандидатлар мәсьәләне хәл итү юлларын ачыклау өчен татарстанлыларга үзләре шалтыраталар һәм үтәлешен контрольгә алалар. Call-үзәктә кизүлек итүдә 92 кандидат-бердәмроссияле катнашты, алар 3 меңнән артык наказ бирүче белән сөйләштеләр. Дүшәмбе көнне, 26 августта партиянең кабул итү бүлмәсендә 7 кандидат кизү торды. Республикада яшәүчеләр аларга иҗтимагый тирәлекләрне төзекләндерү, юллар, бакчачылык ширкәтләре инфраструктурасын ремонтлау мәсьәләләрендә мөрәҗәгать иттеләр.

–Бу пульсы сизелгән җанлы эш. Гражданнарның активлыгы турында аларның мөрәҗәгатьләре сөйли. Аларның күпчелеге территорияләрне төзекләндерүгә карый. Кешеләр депутатлыкка кандидатларның үзләренә шалтыруларын уңай бәяли, бу үзара аңлашуга булышлык итә. Җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү өчен без муниципалитетларга элемтәгә чыгабыз. Проблема республика яки федераль дәрәҗәдә хәл итүне сорый икән, тәкъдимнәр һәм инициатива белән чыгабыз. 2014 елда сайлау алды кампаниясендә җыелган наказларның 85 проценты үтәлде. Без әйтелгән һәр сүз өчен җаваплы”,– диде кизүлек итү вакытында депутатлыкка кандидат Андрей Кондратьев.

Татарстанлыларның сорауларына шулай ук сәясәтче Виктор Сидоров, Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, Леонид Якунин һәм башкалар җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев