Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бердәм Россия» Татарстан урамнарына чыкты

Сайлау компаниясе барышында Татарстан «Бердәм Россия»се үз алдына республика халкына партия программасы, һәр кандидат белән танышу мөмкинлеге бирү бурычын куя.

Пикетлар бөтен республика буенча оештырылган. 1000 нән артык волонтер татарстанлыларны «Бердәм Россия» партиясенең  программасы һәм кандидатлары белән таныштыра. Шулай ук үтеп  баручылар өчен 3D форматындагы фото-зоналар да куелган. Казанда шундый 16 нокта бар.

Сайлаучылар белән аралашу традицион кораллар хисабына да, заманча технологияләр ярдәмендә дә башкарыла.

 

Әйтик, «Минем депутат» онлайн-сервисы ярдәмендә һәр кеше наказ яки тәкъдим калдырып, соңыннан аның буенча «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге кандидаты белән шәхсән үзе фикер алыша ала. Кандидат белән элемтәгә махсус сайт яки кайнар линия буенча 8800-16-00 аша керергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт Советына сайлаулар 8 сентябрьдә узачак. «Бердәм Россия» партиясе республика парламентына сайлауларына партия исемлеге буенча – 55 һәм бер мандатлы округлар буенча 41 кандидатны тәкъдим итте.

Фото: Рамиль Гали tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев