Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бердәм Россия» Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны тикшерүне дәвам итә

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркем «Демография» һәм «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектлары кысаларында төзелә торган Түбән Кама объектларында булды. Төркем катнашучылары Түбән Каманың ике балалар бакчасының һәм яңа юлларның әзерлеген тикшерде.

Мона кадәр контроль  тикшерүләр Казанда һәм Чаллыда узган. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, төркем җитәкчесе Татьяна Ларионова Түбән Каманың төзелә торган балалар бакчалары үз эшен планлаштырылган вакытка башлап җибәрәчәкләрен билгеләп үтте. Ул Түбән Камада, нигездә, барлык төзелеш эшләре тәмамланган, һәм яңа балалар бакчалары тирәсендә территорияне төзекләндерү, шулай ук эчендә җиһазлар урнаштыру кала, дип өстәде.

- Түбән Кама балалар бакчаларының эчке дизайнын аерым билгеләп үтәсе килә. Биредә балалар өчен җылы, якты, күңелле төсләр сайланган.  Алар эстетика гына түгел, ә баланың психологик кәефендә уңай чагылыш табачак, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда «Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын тудыру» төбәк проекты гамәлгә ашырылып килә. Финанслауның гомуми күләме 4,2 млрд. сум тәшкил итә. Проектның максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хатын-кызларны эш белән тәэмин итү дәрәҗәсен 76,9 тән 78,9% ка кадәр арттыру. Шул ук вакытта 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге 100% тәшкил итәргә тиеш.

Шулай ук «Бердәм Россия» эш төркеме Түбән Камада юлларның сыйфатын һәм әзерлеген дә тикшерде.

 

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектының төбәк өлеше булып «Юл челтәре» төбәк проекты тора. Аның гомуми күләме 13 064 млн сумнан артып китә. Проектның төп максаты - региональ әһәмияткә ия булган автомобиль юлларын барлык таләпләргә туры китерү.

Татарстан депутатлары илдә беренчеләрдән булып илкүләм проектлар кысаларында республика районнарында һәм шәһәрләрендә гамәлгә ашырылучы барлык төзелешләр һәм модернизацияләү объектлары күчерелгәнсайт булдырдылар.  Әлеге интернет мәйданчыгы ярдәмендә һәр кеше илкүләм проектларның ничек тормышка ашырылуын күрә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев