Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бердәм Россия»нең милли проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тотучы төркем Чистай объектларын тикшерде

«Бердәм Россия» партиясенең милли проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эш төркеме Татарстанда даими рәвештә объектларга барып, җәмәгать тыңлауларын уздыра.

21 августта эшче төркем Чистай районына килде. Контроль төркеме җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова җитәкчелегендә алар «Мәдәният» милли проекты буенча капиталь ремонт бара торган Кубас авыл мәдәният йортында булдылар. Объектны көз көне файдалануга тапшыру планлаштырыла. Элек ремонт турындагы мәсьәлә гражданнар җыеннарында берничә тапкыр күтәрелде.

«Бу барлык авылдашларның да рәхәтләнеп ял итәләр, иҗат белән шөгыльләнү урыны . Элек, өлкәннәр өчен чаралар үткәргәндә, алар катып торуларына зарланалар иде. Хәзер мондый проблемалар булмас дип өметләнәм. Клубта барысы да ремонтланды, бары тик  безнең үзенчәлекле мозаика һәм рәсемнәр генә калды», - ди мәдәният йорты мөдире Румия Сәүбанова.

«Без ремонт эшләренең ничек баруын контрольдә тотабыз, аларның үтәлешен күзәтәбез, чөнки мин мәдәният бүлеге начальнигы буларак, илкүләм проектны тормышка ашыруны контрольдә тоту буенча район эшче төркеме составына керәм. Ремонттан соң без чаралар югары һәм сыйфатлы дәрәҗәдә үткәрә, клуб оешмалары челтәрен киңәйтә алачакбыз, чөнки бездә үз эшенең чын осталары эшли, - дип билгеләп үтә Чистай районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы Наталья Ларионова. - 2020 елда ремонт ярдәмендә без модель китапханә булдыруга гариза бирә алабыз. Шуның нәтиҗәсендә киңлекләр иҗади зоналарга бүленәчәк һәм китапханәдән файдаланучылар киңрәк китапханә хезмәте күрсәтә алачак».

 

«Без бүген авыл клубын карадык. Ремонттан соң ул җирле халыкка үз халкының тарихына башкача карарга мөмкинлек бирәчәк урын булачак. Аның базасында ике музей ачылачак. Клуб төрле яшьтәге кешеләр үзләрен иҗади юнәлешләрдә сынап карый алу урыны булачак», - дип билгеләде контроль төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова.

Эшче төркем тагын Каргалы гимназиясен дә карады. Биредә «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларындагы «Мәгариф» илкүләм проекты буенча «Технология», «Информатика» һәм «Тормыш иминлеге нигезләре» кабинетларын ремонтлау төгәлләнеп килә. Кабинетлар  «Брендбук»  стилендә эшләнәчәк. Балалар проект эшчәнлеге, шахмат һәм башка төрле үсештәге уеннар белән шөгыльләнә алачаклар. «Без яңа алым күрәбез. Заманча җиһазлы кабинетларда бала уку вакытының 45 минутын үткәрү генә түгел. Биредә ул иҗат итә, камилләштерә ала». – Дәүләт Советы рәисе урынбасары игътибарын юнәлтте .

Районда контроль төркеменең эше «Мәдәният» милли проекты буенча иҗтимагый тыңлаулар белән тәмамланды. Катнашучылар ирешелгән нәтиҗәләр һәм якын киләчәккә планнар турында фикер алыштылар.  2019 елда  «Мәдәният», «Мәгариф», «Демография» һәм «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектлары кысаларында районда дүрт объект тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев