Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Берүземә калды өелеп

Лаеш районының Усад авылында гомер итүче Алсу ханым алда ни көтәсен күз алдына да китермәгәндер. Хәер, барыбыз да яхшы уйлар, матур планнар төзеп яшибез шул. Бу олы йөрәкле ханым да ире белән тигезлектә яшәп, сабыйларын аякка бастырырга теләгәндер. Әмма хыяллары гына тормышка ашмый - кинәт ире үлеп китеп, Алсу Вәлиева...

Лаеш районының Усад авылында гомер итүче Алсу ханым алда ни көтәсен күз алдына да китермәгәндер. Хәер, барыбыз да яхшы уйлар, матур планнар төзеп яшибез шул. Бу олы йөрәкле ханым да ире белән тигезлектә яшәп, сабыйларын аякка бастырырга теләгәндер. Әмма хыяллары гына тормышка ашмый - кинәт ире үлеп китеп, Алсу Вәлиева бер итәк бала белән утырып кала.

Бәхетемне Себердә таптым
Алсу ханым Казанда туып үс­сә дә, үз бәхетен Себердә таба. Булачак ире Равил белән шунда таныша ул. Икесе дә бирегә эш эзләп киләләр. "Бер-беребезгә на­сыйп яр икәнне аңлагач, озак очрашмадык, гаилә корып җи­бәрдек. Матур гына яши башладык. Дөньябызны түгәрәкләп кызыбыз туды", - дип искә ала яшьлек елларын Алсу ханым. 15 ел Себердә яшәгәннән соң, аларны туган туфрагы Татарстанга тартып кайтара.
Вәлиевләр гаиләсе Казанга кайтып төшә. Лаеш районыннан җир алып, йорт төзи башлыйлар. Өйне җиткереп бе­тергәч, 2008 елда Равил абый хатынына, бала алыйк, дип сүз ката. Алсу апа иренең теләгенә каршы киләме соң? Җитмәсә, үзенең күңелендә дә бер баланы бәхетле итәргә иде дигән теләге әллә кайчаннан бирле яши бит инде. Алар озак уйлап тормый, бер малай алырга булалар. Федор исемле сабый бу гаиләгә килгәч, Фаилгә әйләнә. Аны алып озак та үтми, ире тагын хатынына сүз ката. "Авыру булса да, алыйк. Ул баланың да гаиләдә яшәргә хакы бар бит", - ди ул. Шуннан соң алар Яна исемле инвалид кызны алып кайталар. "Безгә килгәндә Яна бик ябык иде. Көчкә кеше рәтенә китердек. Авыру булуы да куркытмады, үзем тәрбияче булып эшләгәч, балаларны яратам, телләрен дә аңлыйм", - ди Алсу ханым.
Ике атна кайттык
Алсу белән Равилнең кече күңелле, чит баланы үзенеке итеп яратуын бар туганнары, дус­лары белә. Алар бу гаиләгә карап соклана да, үрнәк тә ала. Менә шуңа да 2012 елда Себердә яшәүче туганнары шалтыратып: "Монда бер малай белән кыз бар. Икесе дә кечкенә. Озакламый аларны балалар йортына тапшыралар. Кызы курчак кебек матур. Үзегезгә алмыйсызмы?" - диләр. Әнә шул курчак кебек кыз янына дип Алсу ханым хәтта балалар­ның фотосын да күрмичә, юлга кузгала. "Себергә чыгып киттем. Поезд белән озак бардым. Балаларны алу өчен документларымны факс аша җибәргән идем. Килеп җиттем дә, сабыйларны алып, кире кайтырга чыктым. Кызга - бер, абыйсына өч яшь иде.
Балаларның киемнәре пычрак, ертылып беткән. Тиз генә бер кибеткә кереп яңаларын сатып алдым. Кечкенә кызның авызында резин имчәк. Ул бик иске иде. Моны да яхшыга алыштырдым. Аны-моны уйламыйча, искесен тотып аттым. Тик балам, поездда теге имчәкне сорап, өч көн елады. Аллага шөкер, исән-сау кайтып җиттек", - дип сөйли Алсу ханым.
Мин сорый белмим, ахры
Ятим балаларны әниле итеп йөргәндә, Алсу ханым үзе дә малай алып кайта. Хәзер олы кызына - 26 яшь, кечкенәсе Искәндәр икенче сыйныфта укый икән инде. Ә тәрбиягә алган сабыйлардан Янага - 12, Фаилгә - 10, Тимурга - 8, Дианага 5 яшь. Әнә шул балалар белән Алсу ханым бер ялгызы кала да инде. Ире Равил абыйның 48 яшендә йөрәге туктый. Моннан бер ел элек бакыйлыкка күчә ул. Баштарак Алсу ханымга бик авыр була. Газиз кешесен югалтуны ул сабыйлары белән әвәрә килеп онытырга тырыша, хәсрәтне шулай кичерергә омтыла. Авыр чаклары да күп була. Әмма ул аны беркемгә дә сиздерми. Хәтта район хакимиятен­дәгеләр дә, ялгыз хатынның йорт-җирен төзекләндерергә ки­рәк­леген белсә дә, бу хакта артык борчылмыйлар. Чөнки Алсу ханым ачуланышып сорап йөри белми.
"Балаларны мәктәпкә озатканда авыррак инде. Барысына да матур кием аласы килә. Дәф­тәр-каләм күп кирәк. 2009 елдан бирле тәр­биягә бала алган гаилә булып саналабыз. Моңа кадәр ярдәм сораганым булмады. Мин аны ничек сорыйсын да белмим бит. Бер­кем­нән дә бер генә бүләк тә алганыбыз юк. Шуңа күрә кемнеңдер ярдәменә өметлән­мим. Үземә ышанам. Шушы сабыйларны матур яшәтер өчен эшлим дә эшлим.
Тормыштагы бар шатлыгым алар бит. Әмма әйтми дә кала алмыйм - йортыбызны төзекләндерү кирәк. Быел бу эшне башкарып булмады инде. Мин бу эшне ялгызым гына башкарып та чыга алмыйм", - ди ул.
Алдагы көнгә ныклы таяныч
Бу гаилә белән танышкач, күңелемдә Равил абыйга соклану туды. Кайбер хатын-кызлар гомере буе тәрбиягә бала алыр идем дип яши. Тик ирләре каршы булганга, моны эшли алмый. Ә Равил дүрт сабыйны бәхетле итеп кала. Ул бу гамәлләрен Алсуы өчен эшләгәндер, мөгаен. Әллә күңеле алдан китәсен си­зенгәнме - хә­ләленә бәхетле карт­лык калдырган ул. Кайчандыр сез әниле иткән сабыйлар әле рәхмәтләрен меңе белән җиткерер, дип кайттым. Бәл­ки, язма газета битләренә чыккач, Усадта мондый гаилә яшәгәнне белеп, авыр чакларда ярдәм кулы сузучы кешеләр дә табылыр дигән өметтә калабыз.

    Гөлгенә ШИҺАПОВА
    Ватаным Татарстан

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев