Моннан берничә ел элек Казан дәүләт университетында журналист булырга укып йөргән Айнур Галимов турында күңелсез хәбәр таралды.
Егеттә яман шеш, аны Германиядә дәвалану өчен акча җыялар икән, диделәр. Казан урамнарында Айнурның сурәте төшкән язулар еш очрады ул чакта.
Айнур көтмәгәндә авырып китә. Студент чагы. Аркасында ниндидер шеш күрсә дә, сызламагач, авыртмагач, башта моңа игътибар итми. Шулай итеп ел ярымнан артык вакыт уза. Авыру үзен шулчакта гына сиздерү. Айнур хастаханә юлын таптый башлый. Күп кенә тикшеренүләр узса да, никтер табиблар егетнең шешен тиз генә абайлап алмый. Бары тик 2009 елдагы анализ гына Айнурда сөяк яман шеше икәнне күрсәтә. Терелүне өмет итеп ул кая гына язып карамый. Германия клиникасы егетне дәваларга алына. Аның ике умырткалыгы, ике кабыргасы зыян күргән була. Операция ясыйлар, әмма Айнур йөри алмас булып кала. Менә шул вакытларга аңа сөйгәне Лилиянең мәхәббәте ярдәм итә.
"Без Айнур белән 2006 елның 15 февралендә таныштык. Ул вакытта дусты үз телефонында акчасы беткәнгә Айнурныкыннан миңа смс язды. Мин дә җавап яздым. Ә аннары миңа Айнур шалтыратты да очрашу билгеләде", - дип искә ала Лилия.
Аңа бүген бик авыр. Әмма шулай да Айнуры белән бергә булган бәхетле көннәре турында уртаклашырга үзендә көч тапты.
- 2012 елның 15 февралендә никах укыттык. Бер-беребез өчен өзелеп тора идек. Айнур беркайчан да авыруы аркасында башкаларны азапламады. Хәтта үзен кызганганнарына, ярдәм иткәннәренә дә читенсенә иде. Әмма без тырыштык. "Шәһри Казан" газетасының ул вакыттагы мөхәррире Мансур Мортазин ярдәме белән акча да туплый алдык, уңайлы фатирлы да булдык. Германиядә узган операциядән соң яман шешне җиңдек дип уйлаган идек. Кайткач, һәрдаим тамография узып, андагы табибларга җибәреп тордык. Бар да әйбәт кебек иде,- дип искә ала Лилия.
Яшьләр тормышка зур өметләр баглап яши башлый. Айнур белән Лилия гөрләтеп туй үткәрә. Тик сөенеч арты көенечләр дә көтеп кенә тора. Бу вакытта Айнурның әнисе дә авырый башлый. Аңа да табиблар яман шеш диагнозы куя. Баласының авыруын йөрәге аша уздырганга, Фирая апа урын өстенә кала. Әмма ул хәле авыр булса да, балаларына туй үткәрергә куша.
- Безнең туй 2014 елның 31 маенда булды. Ә аннары нәкъ ике көннән - 2 июнь көнендә әниебез бакыйлыкка күчте,- ди Лилия.
Айнур бу хәсрәтне авыр кичерә. Аның өчен әнисе иң якын дустына әйләнгән була аның. Янәшәсендә ире өчен өзелеп торган Лилиясе бу сынауны да күтәрергә булыша. Әнисез калсалар да, Айнурның яшәячәгенә Лилия дә, егет үзе дә ышана. Шуңа да анализ нәтиҗәләре гел әйбәт булгач, шактый вакыт чит ил табибларына тамография нәтиҗәсен юлламый башлыйлар. Әмма бер ел элек әллә сизенеп, әллә авыртулары барлыкка килепме, анализларын табибларга җибәрә.Тик нәтиҗәсе сөендерми - метастазалар таралган, шеш яңадан үсә башлаган.
- Соңгы сулышына кадәр үләм дип башына да китермәде ул. Гел яхшыга өметләнеп яшәде. Бу сынауны да узам дип уйлады. Соңгы айларда хәле авыр иде. Көчле дарулар белән генә торды. Тормышны бик яратты. Аның белән үткәргән көннәрем күңелемдә мәңге калыр. Без бик бәхетле идек.
Сөюләре сынауда сыналса да, Лилия - ирсез, Рәис абый - улсыз, апасы - энесез, сеңлесе абыйсыз калды. Барлык туганнарына тормышның мәгънәсен, яшәүнең ямен аңларга булышкан, 27 яшен тутырган Айнур китеп барды. Әле бит тормышының иң матур чагы иде. Әмма яман чир беркемне дә аямый шул.
Нет комментариев