Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Күңелемне тырнап торган, җәрәхәтләгән хәл турында язарга булдым. 26 ел педагогик стажым бар. Саба районының Лесхоз бистәсендә урнашкан "Ләйсән" балалар бакчасында эшли идем. Бу эшкә балаларны яратканга урнаштым. Тик быел 25 августта миңа эштән китәргә туры килде.
Кемгәдер минем урыным кирәк булган икән. Берничә кеше җыелып, ата-аналар...
Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Күңелемне тырнап торган, җәрәхәтләгән хәл турында язарга булдым. 26 ел педагогик стажым бар. Саба районының Лесхоз бистәсендә урнашкан "Ләйсән" балалар бакчасында эшли идем. Бу эшкә балаларны яратканга урнаштым. Тик быел 25 августта миңа эштән китәргә туры килде.
Кемгәдер минем урыным кирәк булган икән. Берничә кеше җыелып, ата-аналар исеменнән мине гаепләп, өстемнән хат язганнар. Яклаучылар да булды. Яныма килеп: "Өч балаң бар бит, эшсез калсаң нишләрсең, РОНОга барып, хәлләрне аңлат", - дип киңәш бирүчеләр дә булды. Элеккеге мөдиребез Сәйфетдинова Ләйсән Тәлгатовна: "Син, Гөлнара апа - көчле тәрбияче, минем урынга куярлар инде сине", - дип сөйли иде. Менә бу күралмаучанлык шуннан башланды. Бакчаның яңа мөдире исә гайбәтләргә игътибар итмәскә кушты. Җитмәсә, шул авыр вакытта төп терәгем булган әнием дә үлеп китте. Шуннан соң мин үз теләгем белән эштән китәргә мәҗбүр булдым. Әле дә балаларымны сагынам. Эштән китсәм дә, бу гаделсезлеккә җаным әрни.
Гөлнара Мөбарәкшина.
Саба районы, Лесхоз бистәсе
Хатта язылганнар моның белән генә бетми. Коллективтагы хәлләр турында байтак яңалыклар бар. Алары янына Гөлнара ханымның гаилә хәле дә килеп тоташа. Бу хатны игътибарсыз калдыра алмадык. Барысына да ачыклык кертер өчен, Саба районына юл тоттык.
Хат өчен китмәде
Гөлнара ханым эшләгән "Ләйсән" балалар бакчасын бүген Энҗе Баһманова җитәкли. Аны бу вазыйфага быел июнь аенда гына билгеләгәннәр әле. Әмма хатта язылганнардан хәбәрдар ул. "Килүемә ата-аналар исеменнән - бер, коллективтан икенче хат килеп иреште. Икесендә дә Гөлнара апа турында сүз бара", - ди мөдир. Бу хатлар белән без дә танышып чыктык. Аларда Гөлнара ханымның эшенә салкын каравы, балалар белән шөгыльләнмәве бәян ителгән. Бер уйлаганда, хатта баш ярылырлык, күз чыгарлык әйбер юк та сыман. Сер түгел, замана әти-әниләре арасында чебеннән фил ясап, сүз йөртүчеләр дә байтак. Монысы белән Энҗе Баһманова да килешә. "Төрле хәлләр була. Гөлнара апага, эштән кит, диюче булмады. Хат кулга кергәч, мин аны РОНОга җибәрдем. Аннары коллективны җыеп сөйләштем, - дип сөйли ул. - Хезмәткәрләрнең дә Гөлнара апа белән эшлисе килми икән. Алдан ук әйтеп куям: мин килгәнче пәйда булган проблема бу. Дүрт ел эчендә ниләр булгандыр, анысын кистереп әйтә алмыйм. Нәрсәдер эшләргә кирәк бит. Бу хәлне болай гына калдыру дөрес түгел. Башта Гөлнара апа ялда иде. Мин аңа: "Ясле төркемендә эшләгез. Әмма беренче кисәтүгә кадәр. Ул-бу килеп чыкса, китәргә туры киләчәк. Луиза Мәҗитовна (РОНО хезмәткәре) шулай дип әйтте", - дидем. Тик Гөлнара апа риза булмады. Эштән китәргә гариза язып кайтып китте. Әмма көнен куймыйча торды. Эшкә чыгар вакыт җиткәндә, смс та юлладым, шалтыраттым да. Ул телефонны алмады. 25 август көнне иртәнге якка килде дә, гаризасына көнен язып, эштән азат ителде. Кыскасы, аны без җибәрмәдек, үзе китте. Ни өчен ясле төркеменә кереп эшләп карамаган? Аның урынына килгән кыз исә Казанга китмәкче иде. Әйдә, кеше кирәк бит, эшләп кара әле дип, аны чакырдым".
Мин сабыр иттем әле
Гөлнара апа белән бергә эшләгән тәрбиячеләрнең дә фикерен белештек. "Аның белән эшләү авыр. Гел тавышланып йөрде. Баштарак кеше белән ачуланышып йөргәненә аптырый идем. Аннары миңа да җитте. Без бер төркемгә туры килдек. Гөлнара минем эшләгәнемә каршы килде. Үзеннән артык белгәнне, тырышканны яратмый иде. Нәрсә эшләсәң дә, гаеп таба. Балаларны бассейнга алып барсаң да, ник йөртәсең инде, дип бәйләнә. Ул безгә 2014 елның февралендә килгән иде. Аның белән эшләү түгел, аралашырга да теләмиләр хәзер. Ул китмәгән булса, ярты сәламәтлегем бетә иде", - ди бер хезмәттәше. Гөлнара ханым исә үзе белән бер төркемдә эшләгән Чулпан Шәймиеваның эшкә соңга калып килүе, балаларны тыңлата алмавы, бакчада эшлисе урынга косметика сатып йөрүе турында сөйли. Чулпан ханым косметика белән шөгыльләнүен кире какмый, ә менә эшен тиешенчә башкармавы турындагы сүзләрне инкарь итә.
"Гөлнара апа безгә, эшләмисез, дип әйтә иде. Без аңа гел булыштык. Бәйрәмнәрдә дә, бассейнга балаларны алып киткәндә дә, калганнары белән мин утыра идем. Сез балаларны караган өчен акча аласыз, ди иде ул. Ахырда аннан минем шәхесемә кагылган мәсхәрәле сүзләр дә ишеттем. Ул безнең белән исәнләшми дә хәзер. Хәтта күтәрелеп тә карамый", - ди Гөлнара ханым белән бер төркемдә тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән Айгөл Григорьева.
Бакча мөдире исә бүгенге коллективтан риза булуын яшерми. "Тәрбиячеләрнең планнары бар. Барысы да тырышып эшли, тәрбияче һөнәренә әзерлек курсларын узганнар. Авыл кешесенең шәхси тормышын белмим. Туганнары белән ничек яшәүләре дә миңа билгеле түгел", - ди ул.
Йөрәк елый...
Гөлнара Мөбарәкшина белән өенә барып очраштык. "Мин - Кукмараныкы. Бирегә ике бала белән кияүгә килдем. Ирем белән Казанда таныштык. Аның туганнары безнең кушылуга каршы булды. Монда бер дә кайтарасылары килмәде. Казанда калырга киңәш иттеләр. Үзем дә әтисез үскәч, улымның ятим үсүен теләмәдем. Лесхозга кайтасымны белгәч, күп кеше: "Сезне бергә яшәтмиләр. Кайтып та торма", - диде. Юлларыбыз тәки аерылды, - дип сөйли ул. - Гаиләмә тыкшынсалар да, эшемә кысылмаслар дип уйладым. Эштән күп белгәнгә киттем. Мин тәрбияче эшен биш бармагым кебек беләм. Әмма килгән кеше булгангамы, гел начарлык теләп тордылар. Эштән әллә кайчан алдыртмакчылар иде инде. Бервакыт өстемнән хат язганнар. Минем сменада күңелсез хәл булган, янәсе. Тик ялганнары ябышмады. Малай гел бүтән көнне, башка тәрбияче эшләгәндә егылган булган. Шул чакта да рәнҗеттеләр. Ул елны 4 айга җиде тикшерү килде, ә мин микроинсульт алдым шул чакта. Соңыннан баланың бабасы килеп: "Безгә рәнҗемә, яме", - дип әйтте. Нигә ясле бүлегендә эшләп карамадыммы? Беренче кисәтүне икенче көнне үк ясарлар, миңа дигәндә сәбәбен табарлар дип уйладым. Кайткан елны ук мәктәпкә эшкә урнашмакчы идем. Тик кадет мәктәбе ябылгач, андагы укытучыларны мин барасы мәктәпкә күчерделәр. Быел да чакырганнар иде. Тик сәламәтлегем җитмәс дип куркам. Артык күп уйланулар, хәсрәтләр эзсез калмады".
Бездә андыйларны яратмыйлар
Бакчадагы хәлләр турында бистә халкы да белә икән. Аларның фикере дә тәрбиячеләрнекеннән аерыла. "Гөлнара - күчеп килгән кеше. Ә бездә андыйларны яратмыйлар, яшәргә дә ирек бирмиләр. Әгәр исемемне әйтсәм, миңа да көн бетә. Монда көчлеләр генә хаклы. Телиләр икән, эштән куалар, кешенең хезмәтенә карап тормыйлар, гайбәткә ышаналар", - ди бер ханым. "Гөлнара Мөбарәкшина кебек тәрбиячеләр күбрәк булсын иде әле ул. Өй борынча кереп, аңа каршы язылган хатка имза җыеп йөрделәр, - диде икенчесе. - Безнең авылда барысын да ике хатын болгатып йөри. Гөлнараның башка тәрбиячеләрдән аермалы буларак, мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән эшләр өчен дипломы бар. Ә бу бакчада әллә кемнәр эшли. Гөлнара - тормышта да көчле хатын. Ирлеләр булдыра алмаганны эшләп ята. Йортын сатып алды, төзекләндерде. Хәзер менә аны авылдан җибәрергә тырышалармы? Юк инде, беркая да җибәрмибез! Кая барса, шунда эшләрлек кеше ул". Биш бала анасы Эльвира да Гөлнарага рәхмәтле булуын яшерми. "Игезәкләрем аның төркеменә йөрде. Аны эштән алырга дип йөргәндә, ураза ае иде. Хатка имза сорап керделәр. "Мин уразада. Кеше рәнҗеше аласым килми", - дидем. Сабыйлар әле дә Гөлнара апаларын сагына. Бер ел эчендә ике баламны да укырга керерлек итеп әзерләде. Шартлатып русча сөйләшәләр. Татарча да беләләр", - ди ул.
Дөреслекне эзләү ошамый
Саба районының мәгариф бүлегендә мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең баш белгече Луиза Гомәрова белән очраштык. "Мин Гөлнара ханым белән күрешә алмадым. Аның өстеннән хат бар, диделәр. Башта ялда иде, аннан соң, әнисе үлгәч, кагылмадык. Хатта бернинди "уголовный" әйбер юк иде. Мөдир белән сөйләшеп, башка төркемгә күчерергә булдык. Күреп сөйләшергә дип килгән идем, тик Гөлнара Мөбарәкшина эштән киткән иде инде", - ди ул.
Эштән китсә дә, Гөлнара апа тик утырмый. Лесхоз бистәсендәге мәдәният йортына эшкә урнашкан. "Үз эшемне җиренә җиткереп эшләргә тырышам. Олы улым Казанда укый, кызым - 7 нче сыйныфта, кечкенә улыма - 5 кенә яшь әле. Аларны ничек тә үстерергә кирәк. Бу эшемдә дә эшләтмәсләр дип куркам. Кайберәүләрнең кеше башыннан йөрүләренә йөрәгем әрни, - ди ул. - Балалар бакчасында эшләүчеләрнең барысын да беләм. Ничек эшләгәннәрен дә күрдем. Әле бит Исламның да шул бакчага йөреп бетерәсе бар. Дөреслекне эзләү беркемгә дә ошамый инде ул. Әмма мин дәшми кала алмадым".
http://Гөлгенә ШИҺАПОВА
http://matbugat.ru
Нет комментариев