Бездә Башкортстаннан чыккан иҗатчылар күбрәк - Рәдиф Гаташ Әнвәр Сөләйманов кичәсендә
Хезмәтеңне тиешле дәрәҗәдә бәяләмәгәнбез - без синең алда бик гаепле, диде Ә.Сөләймановка Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ.
Кичә "Казан" милли мәдәният үзәгендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче журналист, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Əнвәр Сөләймановның "Халкым, якташларым, дип тибә йөрәгем" исемле иҗат кичәсе булды. Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай бүләге лауреаты Рәдиф Гаташ Әнвәр Сөләймановның хезмәтен тиешле дәрәҗәдә бәяләмәүләрен, аның алдында гаепле булуларын белдерде.
Кичәне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештырды. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров Əнвәр Сөләймановның 6 китап авторы булган лаеклы язучы икәнен белдерде. "Əнвәр Сөләймановның бер үзенчәлеге бар. Әмма андый язучылар берәү генә түгел. Алар - Башкортстан белән Татарстанга дуслык күпере салучылар. Менә Əнвәр Сөләйманов, 120 шәхесне барлап, алар турындагы хезмәтен бастырды. Аның "Җирдәге йолдызлар" китабы да, башка китаплары да моңа бик якты мисал. Башкорстанда иҗат итүче шәхесләр безгә бик кадерле. Бу эшегез өчен дә без бик рәхмәтле. Төрле чаралар гел оештырып торабыз. Шушы әдәби-музыкаль кичәне оештырып килгәнегез өчен рәхмәт", - диде ул.
Бөтендөнья татар конгрессы язучы Əнвәр Сөләймановка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк - Г.Тукай сүзләре язылган, портреты ясалган сәгать тапшырды. Данис Шакиров язучыга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров сәламнәрен тапшырды.
Әнвәр Сөләймановны котларга кичәгә Рәдиф Гаташ та килгән иде. "Заллар тулы түгел дисәләр дә, монда килгән бар кеше дә бик затлы һәм иҗат, милләт өчен янып тора. Алар рәтендә мин дә бар. Шуның өчен мин бик бәхетле. Әнвәр дустым, син, Казанга килеп, барлык дусларыңны җыеп, шушындый матур кичә оештырдың. Аңа хәтле эшләгән эшләрең дә бик зур. Алар өчен дә сиңа рәхмәт. Милләт өчен эшләп, син һәрвакыт халык улы булдын. Безнең чынлап та Башкортстаннан чыккан кешеләр, иҗат итүчеләр күбрәк шул. Безне шулай җыюың, игътибарга алуың өчен бик зур рәхмәт. Үз-үзеңә рәхмәт тә көтмичә, үз инициативаң белән, янып-көеп, йортларга кереп язган, менә шулай итеп эшләгән китапларың ул синең. Без синең хезмәтеңне тиешле дәрәҗәдә бәяләмәгәнбез. Без синең алдында бик гаепле", - диде ул.
Иҗат кичәсендә җырчылар Рөстәм Асаев, Илшат Вәлиев һәм Гөлнара Тимерҗанова чыгыш ясадылар. Əнвәр Сөләйманов үзе дә җырлап күрсәтте.
Əнвәр Сөләйманов "Татар-информ" хәбәрчесенә Башкорстан журналистикасында яшьләр җитмәү проблемасы күтәрелүен һәм халыкның укудан читләшүен әйтте. "Халык телевизорга якынлашты. Газеталарның тиражы азая. Халык газеталардан читләшә", - диде ул.
Белешмә: Əнвәр Сөләйманов Башкортстанның Бишбүләк районында туып үсә. Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, гомерен журналистикага багышлый — башта туган районында, аннан соң Уфада, республика матбугат басмаларында хезмәт итә. «Кызыл таң», «Өмет»нең үз хәбәрчесе була. 2011-2014 елларда "Ярмәкәй яңалыклары" район газетасында хезмәт итә.
Фото: Динә Юсупова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев