"Безнең эштә минутлар гына түгел, секундлар хәл итә"
Шәмәрдәндә «Татарстан Республикасының янгын куркынычсызлыгы» ТР дәүләт казна учреждениесенең “Иң яхшы янгын автомобиле йөртүчесе» исеменә һөнәри осталык конкурсының 1 этабы узды.
“Әлеге бәйге 2 елга бер мәртәбә уздырыла, максаты- янгын сүндерүчеләрнең һөнәри белемнәрен, практик күнекмәләрен камилләштерү, шәхси составның һөнәри осталыгын һәм хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру”.- ди Саба отряды җитәкчесе Илдар Мөхәмәтшин. - Бәйгедә безнең отрядка беркетелгән 15 посттан- Мамадыш, Кукмара, Балтач, Теләче, Саба, Әтнә районы янгын сүндерүчеләре көч сынаша. Теоретик биремнәрне үтәгәннән соң, янгын сүндерүчеләр техниканы виртуоз йөртү һәм билгеләнгән полоса буенча каршылыклар аша шартлы гаражга керү һәм кыска вакыт эчендә бөтен дистанцияне узу буенча да бәйге тоталар”. “Әлеге бәйгедә беренче катнашуым. Хезмәтебез бик җаваплы, өйрәнгән күнекмәләр, әлбәттә, бәйге өчен түгел, хезмәтебездә көн дә кирәк. Кыш көннәрендә эшебез тагын да кыенлаша, 30 тонналы “КамАЗ” белән тар урамнардан хәрәкәтләнүне чамалагыз инде, машинаны чайкый, “зиг-заглар” ясап булмый. Шуңа күрә автомобиль йөртүчеләргә сирена кычкыртып хәвеф булган җиргә ашыгучы машиналарга юл бирсәгез иде, дип мөрәҗәгать итәсем килә. Безнең эштә минутлар гына түгел, секундлар хәл итә”- ди Шәмәрдән постыннан Рүзәл Хафизуллин. Бәйгенең гомуми нәтиҗәләре буенча бу юлы призлы урыннарга Балтач һәм Мамадыш янгын сүндерүчеләре лаек булды, Саба районы 9 нчы нәтиҗәне күрсәтте. Бәйгенең икенче этабы Чистай шәһәрендә узачак. (фотолар сайтта)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев