Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Бөгелмә” бальзамы Кытайга чыгарыла башлый

Төньяк провинцияләр кебек үк, Кытай Халык республикасының көньяк провинцияләре дә Татарстаннан алкоголь сатып алачак.

2018 елда “Татспиртпром” шәхси бренд алкоголь продукциясен Кытайның көньяк провинцияләренә - Шандунь һәм Гуанчжоуга озата башларга исәпли. Бу хакта җитештерүченең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Компания географияне киңәйтеп кенә калмыйча, Кытайга җибәрелә торган  ассортиментны легендар “Бөгелмә” бальзамы белән тулыландырырга да планлаштыра.

Алкоголь җитештерә торган эре оешма киң танылган “Ханская”, “Тундра” һәм “Русская валюта” аракысын Кытайның төньягындагы җиде провинциягә чыгара инде. “Татспиртпром” шәхси бренд алкоголен 17 илгә, шул исәптән АКШ, Корея, Германия һәм Япониягә озата.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев