Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөгелмәдә “Ефәк юл” халыкара раллида катнашучылар парады узды

Парадта “КАМАЗ-Мастер” командасы раллиның яңа йөк машинасын тәкъдим итте.

Бөгелмәдә “Ефәк юл” халыкара раллида катнашучылар парады узды.Парадта “КАМАЗ-Мастер” командасы раллиның яңа йөк машинасын тәкъдим итте.

  • Узыш беренче тапкыр Татарстанда 2009 елда башлангыч алган иде. Ралли быел Әстерханда 20 июльдә башлана. 27 июльдә Мәскәүдә Кызыл мәйданда Россия участогын төгәлли. Ул Әстерхан, Волгоград, Липецк, Тула һәм Мәскәү өлкәләре, шулай ук Калмыкия аша узачак. Узышның икенче өлеше сентябрь аенда Кытай мәданында була.

Парад участников международного ралли “Шелковый путь”. Бугульма

“Ефәк юл” халыкара ралли-марафонында “КАМАЗ-Мастер” Россия командасын алты экипаж тәкъдим итәчәк. Чаллы коллективы составында җанатарларга яхшы таныш булган пилотлар, штурманнар һәм механиклар бар.

Автошоу Бөгелмәдән ике чакрым ераклыктагы Сабан туе мәйданында башланып китте. Узыш йөк машиналарын техник ярдәм күрсәтүче унлап машина озата барды. Парадта катнашучыларны сәхнәдән “Ноу хау” барабанчылар чыгышы рухландырып торды. Якташларына җырчы Алсу да видеомөрәҗәгать юллаган. “Исәнмесез, кадерле якташларым. Мин сезне бик сагынам, сезне бик яратам. Бөгелмәне бу истәлекле вакыйга белән котлыйм”, диелгән экраннан бирелгән мөрәҗәгатьтә. Аннан Виктор Цойның таныш “Кукушка” җырын тере тавышка Алсуның кыз туганы Екатерина башкарды.

Парад участников международного ралли “Шелковый путь”. Бугульма

Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов Татарстан Президенты һәм республика Хөкүмәте исеменнән Бөгелмәне үзенчәлекле вакыйга - ралли катнашучылары парады белән котлады.

Парад участников международного ралли “Шелковый путь”. Бугульма

  • “Ефәк юл” халыкара ралли беренче тапкыр 2009 елда узды. Ул Казан һәм Ашхабад арасында барды. Аннан өч ел рәттән катнашучылар кыскартылган маршрут буенча – Сочи һәм Геленджик арасын үтте. Ә 2013 елда ул Мәскәүдән Әстерханга кадәр барды. 2014 һәм 2015 елларда “Ефәк юл” халыкара ралли уздырылмады. 2016 һәм 2017 елларда исә юл Россия һәм Кытай башкалалары арасында салынды.

Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев