Бүген чыгарылыш имтиханы бирү өчен гариза тапшыруның соңгы көне
1 февральдән соң гариза тапшыру өчен махсус комиссия карары кирәк булачак.
Рособрнадзор хәбәр иткәнчә, чыгарылыш сыйныф укучылар бердәм дәүләт имтиханы тапшыру өчен гаризаларны бүген биреп бетерергә тиеш.
Укуылар гаризаны укыган мәктәпләрендә тапшыра ала. 1 февральдән соң гариза тапшыру өчен махсус комиссия карары кирәк булачак.
Имтиханны вакытыннан алда тапшыру 21 марттан 11 апрельгә кадәр булачак. Узган елгы чыгарылыш укучылары шушы вакытта йә төп периодка кадәр резерв көннәрендә имтихан тапшыра ала.
Бердәм дәүләт имтиханы бирүнең төп вакыты 28 майдан 20 июньгә кадәр булачак.
Фото: Ильнар Тухбатов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев