Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

СТУДЕНТЛАР КӨНЕН НИЧЕК БӘЙРӘМ ИТӘБЕЗ? /АФИША/

Бүген бөтен Россия буйлап Студентлар көне билгеләп үтәләр. Бездә аны «Татьяна көне» дип тә йөртәләр. 1755 елдан, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ачылган көннән бирле, ул – студентларның төп бәйрәме. Ә 2005 елдан аны рәсми рәвештә билгеләп узалар. Моннан 13 ел элек 25 гыйнварда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин бу бәйрәмне рәсмиләштерде.

Студентларның кайберләре кышкы сессияләрен әле яңа гына тәмамлады. Кемнәрдер әле һаман үзенең «койрыгын» бозда хис итә. Тик күпме генә эш өелмәсен, бәйрәм бәйрәм булып кала бирә һәм студентлар аны үткәрмичә булдыра алмый. Казан – студентлар шәһәре булгач, башкалада аны гөр килеп үтәчәкләр. Бу көнне ничек үткәрәсен планлаштырмаган кешеләргә «Ялкын» чаралар исемлеген тәкъдим итә.

1. Черек күлдә – Студентлар көне

25 гыйнварны спорт рухында уздырыйм, дисәң, Черек күл паркына кил! Биредә атмосфералы вечеринка оештырырга вәгъдә бирәләр. Шугалакта музыканы махсус диджейлар куя. Ә «алтын» сессияле студентларга, Татьяналарга тимераякларны прокатка бушка алып булачак. Шулай ук конкурсларда катнашып, шәп бүләкләр дә ота аоасың.

Зачеткаңны да алып килергә онытма. Сессияне уңышлы тапшырыр өчен, хәйлә һәм традицияләрне студентлар яхшы белә. Шугалакта студентларны җәйге сессияне уңышлы итеп тапшырырга өйрәтәчәкләр.

Вакыты: 18.00 – 21.00

2. «Вместе вперед» студент клубларының бөтенроссия форумының бәйрәм концерты

Биредә Татарстан студентлары гына түгел, Россиянең 38 төбәгеннән җыелган студентлар катнаша. Әлеге тамашаны барлыгы 5000 кеше тамаша кылыр, дип көтелә. Тамашачылар алдында «Звери», DJ Арчи, Юлианна Караулова, Бандэрос та чыгыш ясаячак.

Вакыты: 12.00 – 15.40

Урыны: «Татнефть-Арена»

3. Камал театрында – студентлар көне

Студентлар көне уңаеннан Камал театры “Студентлар чәршәмбесе” акциясе 3 көнгә озайтыла. Әлеге махсус тәкъдимнең шартлары буенча югары һәм махсус урта белем бирүче уку йортларында укучы студентлар, театр кассасында студент билеты күрсәткән очракта, 3 спектакльне ярты бәягә карый ала. Акциядә “Банкрот” (24 гыйнвар), “Гөргөри кияүләре” (25 гыйнвар) һәм “Яшь йөрәкләр” (26 гыйнвар) спектакльләре катнаша. Акция шартлары партердагы билетларга гына тарала.

Вакыты: 19.00

4. Чаңгыда шуу буенча ачык күнекмәләр

Чаңгыда шуарга яратасыңмы, әллә чын спортчылар кебек, шуарга өйрәнәсең киләме? «I LOVE SKIING» мәктәбе нәкъ синең кебекләрне күнекмәләргә чакыра. Ачык күнекмәләр вакытында син «коньковый ход» серләренә төшенерсең, шулай ук чаңгыда шууның башка ысулларын белерсең. Синең шуу техникаңны анализлап, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген дә аңлатачаклар. Чаңгыларны прокатка да алып була. Моның өчен документ кына кирәк.

Керү: бушлай

Кайда: Горки-Әмәт урман-паркы

Вакыты: 19.30

5. Африка студентларының шигърият кичәсе

Татарстанның Африка студентлары берлеге Африка шигърияте кичәсенә чакыра. Россиядә Бурунди республикасының вәкалатле вәкиле Эдуард Бизимана үзе язган шигырьләрен укыячак.

Керү: бушлай

Кайда: ТИСБИ

Вакыты: 17.00

6. Live Jazz Jam Session джаз концерты

Музыка яратучылар биредә джаз, фанк, соул и фьюжн юнәлешендәге көйләрне тыңлый алачак. Бу чара – импровизация музыкасына гашыйк булучылар өчен.

Керү: бушлай

Кайда: «Соль» бары

7. «Буяулардагы музыка» күргәзмәсе

А.М.Горький музеенда яшь рәссам Мәрьям Кәримованың күргәзмәсе ачыла. Ул Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. Биредә музыка тематикасына кызыклы иҗади эшләр, портретлар, пейзажлар белән хозурлана аласың.

Керү: бушлай

Кайда: Горький музее

Вакыты: 17.00

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев