Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Казаннан хаҗиларның иң зур төркеме изге җирләргә китте

Алар Казан аэропортында ук ихрамга керде.

Бүген 5 төркемнән торган 245 кеше Казан аэропортыннан хаҗ сәфәренә кузгалды. Булачак хаҗилар чартер рейсы белән турыдан-туры Казан – Җиддә маршруты буенча оча. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге маршрут буенча очучылар, ихрамга керү чиген һава юлында үтү сәбәпле, Казан аэропортында ихрамга керде – ир-атлар махсус тукымадан торган япмаларны киде.

Хаҗилар төркемнәрендә төрле эшче һөнәр кешеләре, мәдрәсәләрдә, дини уку йортларында Коръән фәнен укытучылар, фән хезмәткәрләре, төрле конкурсларда, ярышларда җиңүчеләр бар.

Бүген кич 245 кеше Җиддәдән соң Мәккәгә барып кунакханәләргә урнашачак һәм гомрә кылачак. 

Фото: ДУМ РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев