Бүген Мәскәүдә Коръәннең хәзерге татар теленә тәрҗемәсе тәкъдим ителәчәк
Басманы Татарстан мөфтияте әзерләде.
Бүген Мәскәүдә Татарстан мөфтияте тарафыннан әзерләнгән «Каләм Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы – Коръәннең татар теленә тәрҗемәсе тәкъдим ителәчәк.
Вакыйга Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә 15 сәгатьтә башлана.
Чарада күренекле дин әһелләре, дәүләт, җәмәгать, фән эшлеклеләре катнашуы көтелә.
- Коръәннең хәзерге татар теленә тәрҗемәсе ихтыяҗы турында Татарстан Республикасы Диния нәзарәте 2016 елда игълан иткән иде. Тәрҗемә эше өч ел дәвамында башкарылды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Безгә алга таба галимнәр дә, тарихчылар, дин белгечләре, педагоглар да файдалана ала торган классик хезмәт булдырырга кирәк", - дип белдергән иде.
Фото: tengrinews.kz
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев