Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Рөстәм Миңнеханов Алексеевск, Аксубай һәм Нурлат районнарына барачак

Татарстан Президенты республиканың өч районында язгы чәчүгә бәя бирәчәк.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язгы чәчү кампаниясе һәм уҗымнар торышы белән танышу өчен республика районнарына барачак. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Президентының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язгы кыр эшләре белән танышу өчен Алесеевск, Аксубай, Нурлат районнарына барачак”, - диделәр матбугат хезмәтендә. Нурлат районында республика җитәкчесе берничә социаль объектны да караячак.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 9 майга мәгълүматлары буенча, республикада сабан культураларын чәчү 60 процентка башкарылган. 216,9 мең гектардан артык мәйданда сабан бодае, 358,5 мең гектарда арпа, 50,8 мең гектар мәйданда борчак чәчелгән.

Буа районы мәйданнарының 82,2 процентында, Тәтеш районы мәйданнарының 80,8 процентында, Апас район мәйданнарының 79,8 процентында язгы кыр эшләре башкарылган.

Фото: https://tatar-inform.tatar/news/

 https://tatar-inform.tatar/news/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев