Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров Чаллыда Haier заводын ача

Производствоның проект куәте елына 500 мең кер юу машинасы, инвестицияләр күләме 62 миллион долларга якын тәшкил итәчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров бүген Чаллы һәм Түбән Камада булып, илкүләм проектлар һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның барышы белән танышачак. Алар Haier корпорациясенең (Кытай) яңа заводын ачу тантанасында да катнашыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров Чаллыда яңа төзелгән 121нче «Сабантуй» балалар бакчасы һәм 63нче комплекста социаль ипотека программасы буенча сафка бастырылган 149 фатирлы торак йорт белән танышырга ниятли.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Haier корпорациясенең кер юу машиналары җитештерү заводы һәм индустриаль парк ачылышында катнашачак», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Алар икесе дә сәламләү сүзләре белән чыгыш ясар, шуннан соң «Мастер» Кама индустриаль паркында булыр дип көтелә. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, яңа заводның җитештерү куәте елына 500 мең кер юу машинасы, инвестицияләр күләме 62 миллион долларга якын тәшкил итәчәк.

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров Түбән Камада илкүләм проектлар һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның барышы белән танышачак.

Татарстан Президенты һәм РФ Президентының Идел буе округындагы вәкаләтле вәкиле Түбән Камада шулай ук веломузей һәм «Велики» автошәһәрчеге экспозицияләре белән танышырга ниятли. 

Фото: архив/Владимир Васильев

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев