Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Татарстан һәм Удмуртия кызлары матурлык бәйгесендә көч сынаша

Конкурс җиңүчесенә “Татар кызы-2018” исеме һәм бүләккә тун биреләчәк.

Бүген Ижевскида - Удмуртия дәүләт филармониясендә VII “Татар кызы-2018” республика конкурсының йомгаклау туры уздырыла. Бу хакта Удмуртиянең “Иман” Татар яшьләре берлегеннән әлеге бәйгене оештыручылар хәбәр итә.

Ижевскида “Татар кызы” финалында Удмуртиядән һәм Татарстаннан 16-25 яшьлек 8 кыз катнашачак. Алар татар телен һәм мәдәниятен белү дәрәҗәсен, иҗади сәләтләрен һәм үзләрен милли киемнәрдән күрсәтәчәк.

Конкурс җиңүчесенә “Татар кызы-2018” мактаулы исеме һәм бүләккә тун биреләчәк.

Тамашачылар Удмуртия һәм Татарстанның танылган һәм яшь музыкантлары, биючеләре чыгышларын карый алачак. Бәйрәмгә кунакка Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Идел” яшьләр үзәге вәкилләре чакырулы.

Бәйгедә “Татар маркет” ярминкәдә милли ризыклар тәкъдим ителәчәк.

 

Фото: архив/ Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев