Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүгеннән кайбер шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрә

Үзгәрешләр Кизнер – Казан, Шәмәрдән – Казан һәм Казан – Кукмара маршрутларына кагыла.

1 марттан 11 мартка кадәр 6925нче номерлы Кизнер — Казан шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрә. Поезд 20:30 сәгатьтә кузгалачак, билгеләнгән пунктка 22:32 сәгатьтә киләчәк.

2-12 мартта ике шәһәр яны поезды өчен түбәндәге хәрәкәт графигы билгеләнә:

6401нче номерлы Шәмәрдән — Казан поезды 4:18 сәгатьтә кузгалачак, 6:36 сәгатьтә килеп җитәчәк;

6420нче номерлы Казан — Кукмара поезды 6:04 сәгатьтә кузгалачак, 8:57 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Җәдвәлдә җирле вакыт күрсәтелгән, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе эшли), транспорт компаниясе сайтында, «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында белергә мөмкин.

Фото: kzn.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев