Әбиләр диненә карагыз! "Казан-Арена"да 15 мең кеше авыз ачты
Быел Рамазан аенда республика күләмендә җиденче мәртәбә узучы ифтарга 15 мең халык җыелды. Барча кунакларны 45 мең кеше сыйдырышлы “Казан-Арена” стадионы кабул итте. Оештыручылар, вакытның соң булуын истә тотып, районнардан азрак киләчәкләр, дип кисәтсә дә, халык, бернигә дә карамастан, юлга чыккан. Шәхси машиналарда гына түгел, автобус яллап килүчеләр да шактый иде.
Кызлары Гөлсирин белән Гөлнур һәм Илһам Хәбибрахмановлар Балык Бистәсе районының Таулар авылыннан килгән. Уллары һәм кияүләре дә биредә икән, алар, өстәл әзерләргә волонтерлар кирәк, дигән игълан чыккач, булышырга теләк белдергән. Гаилә башлыгы авылда биш ел инде имам вазифасында. Мондый чарада беренче генә катнашулары. “Гаиләбез белән шушы хәтле халык арасында басып торуыбызга, бергәләп җәмәгать намазы укый алуыбызга сөенәбез. 90 яшьлек каенанам изге теләкләр теләп озатып калды. Бер дә арттырып әйтүем түгел, биредә хаҗ кылган кебек тәэсирләр кичердем”, – ди Гөлнур.
“Казан-Арена” мәйданына намаз уку өчен рәт-рәт ак пластик тасмалар тезеп чыкканнар. Кемдер үзенең намазлыгын баш очына җәеп куйды. Ахшам намазына кадәр Коръән аятьләре яңгырады, “Нашидул Ислам” төркеме солистлары, шулай ук Ильяс Халиков, Ильяс Минһаҗев берсеннән-берсе моңлы көйгә мөнәҗәтләр әйтте. Халык телефон аша дини сораулар викторинасына җавап бирде. Авыру балаларны дәвалауга акча җыюны хәбәр иттеләр. Акча күчерүне шулай ук телефон аша да башкарып була. Экраннан ярдәмгә мохтаҗ балаларның йөзләре күренеп китте. Болар барысы да мәйданга җыелган халыкның күңелен нечкәртте. Кулъяулык белән күз яшьләрен сөртүчеләр байтак иде. Бигрәк тә әбиләрнең хисләре тышка бәреп чыкты.
– Шатлыктан елыйм, – ди 77 яшьлек Әминә апа Газизова. – 16 яшемдә әнием намаз тәртибен яздырып калдырды. 45 яшьтә тормышымда бик зур сынаулар башлангач, шуларны искә төшердем. Ул чакта динне, башкалар сизмәсен дип, яшерен тоттык, мәчетләр дә берничә генә иде. Хәзер азан тавышы ишеткән саен, шатлыктан күңелем тула...
Кунакларны Татарстан мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сәламләде һәм бәйрәм белән котлады. “Кешеләр качып ураза тоткан заманнар бар иде. Ураза тотканны, намаз укыганны гаеп итәләр иде. Бүген шөкрана кылып бетерә алмыйбыз. Рамазан аен зурлап, нинди матур чаралар уза”, – диде Җәлил хәзрәт. Баш казый чыгышында Рамазан аенда күзләрне кирәкмәгән әйбер караудан, колакларны кирәкмәгән әйбер ишетүдән, телне кирәкмәгән әйбер сөйләүдән тыю мөһимлеген дә искәртте. “Юкса ач торуның әһәмияте бик кечкенә булачак”, – диде ул.
Мәйданда әбиләр күп иде. Гомумән, ир-атларга караганда хатын-кызлар сафы тыгызрак. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин моны үзенчә аңлатты.
– Узган ел да шулай иде, – ди мөфти. – Алар безгә караганда тырышрак. Бу уңайдан бер риваять тә бар. Анда, әбиләрнең диненә карагыз: әбиләр ничек гыйбадәт кыла, ничек Раббыбызга ышана, аларга игътибар итегез, дип язылган. Быелгы чарадан бөтен кеше канәгать калгандыр, риза булып, рәхмәт әйтеп киттеләр.
Ифтар бөтен кешене берләштерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан башлап (улы Искәндәр белән килгән иде), гади халык, чит ил кунаклары, яше-карты – барысы да табын янында бер үк төрле ризыктан, эчемлектән авыз ачты. Барчасына пылау, җимешләр, сулар әзерләгәннәр. “Минем уйлавымча, бу – бик күркәм чара, чөнки интернеттан, төрле массакүләм мәгълүмат чараларыннан начар хәбәрләрне еш ишетәсең. Безгә яхшы хәбәрләр җитми, аларга игътибарны күбрәк бирәсе иде”, – ди мөфти.
Республика күләмендәге ифтарны, Диния нәзарәтеннән тыш, “Казан-Арена” акционерлык җәмгыяте, Россия мөселманнары ассоциациясе оештырды. Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, оештыручылар, яңгыр яуса, нишләрбез, ачык мәйданда намазны ничек укырбыз, дип тә борчылган. Көн иртәдән аяз һәм кояшлы иде, һавада болыт әсәре күренмәде. Хәер, Камил хәзрәт 15 мең кешегә табын әзерләү җиңел булмавын әйтте. “Җиңел булса, без моңа алынмас та идек”, – диде ул.
Мөфти Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчете турында да фикерләре белән уртаклашты.
– Махачкалада 14 мең кеше сыйдырышлы мәчет бар. Чечняда 20 мең кешелек мәчет төзелеп килә. Безнең башкала да бик күп кеше җыя алырлык мәчеткә мохтаҗ, – ди Камил хәзрәт. – Ул мәчетне салганда, һичшиксез, халык тәкъдиме дә исәпкә алыначак. Без аның буенча бәхәсләр чыгуын теләмибез. Бар кеше канәгать калырлык проект белән зур, матур мәчет төзергә ниятлибез.
Кунакларны озаткач, мөфти рәхмәт әйтергә волонтерлар янына ашыкты.
Фото: http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев