Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биш көн эчендә нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Газә Секторына 27,5 млн сумлык ярдәм җыйды

«Зәкят» хәйрия фондында Газә Секторына 27 577 773,48 сумлык ярдәм җыелды. Шулай ук халык актив рәвештә подгузниклар, салфеткалар, балалар ризыгы, гигиена чаралары, токмач, теш щёткасы, теш пастасы, фломастерлар алып килә.

 3 ноябрь иртәсеннән Казанда Газә Секторында зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыю үзәкләре эшли башлады. Газә Секторында яшәүчеләргә хәйрия ярдәме җыю пункты буларак исемлеккә кергән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды акчалата да, әйберләр белән дә ярдәм кабул итә, дип яза нәзарәт.

Билгеләп үтәбез, «Зәкят» хәйрия фонды бары хәләл ризыклар гына кабул итә. Моннан тыш, китерелгән барлык әйберләр яңа булырга тиеш. Халыкара гуманитар ярдәм күрсәтүнең шартлары, регламентлары, кагыйдәләре бар. Шуңа бәйле рәвештә барысы да яңа, лицензияле, сатып алынган булырга тиеш.

Кызыл ярымай оешмасы ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә Палестинада дин кардәшләр өчен кирәк булган әйберләр исемлеген тапшырды. Исемлеккә медицина ярдәме күрсәтү өчен әйберләр һәм медикаментлар, шулай ук азык-төлек буенча киңәшләр кертелгән – азык-төлек бозылмаска һәм суыткычларда сакларлык хәлдә булмаска тиеш.

Мәсәлән, хәзер Газә Секторындагы хастаханәләрдә операцияләр ясау һәм дәвалау өчен медицина җиһазлары, инструментлар һ.б. кирәк. Кешеләр балалар ризыгы һәм озак саклана торган азык-төлеккә, санитария һәм гигиена әйберләренә (балалар өчен булганнары да шунда керә), пледларга, яктырткычларга, кайнаткычларга һ. б. мохтаҗ. Гуманитар йөк Газә Секторына үзәкләштерелгән рәвештә Мисыр һәм Газә Секторы чигендәге «Рафах» чик буе үткәрү пункты (КПП) аша кертеләчәк.

Теләге булган һәркем Газә Секторына ярдәм акциясендә катнаша ала. Ярдәмне акчалата яки әйберләр белән күрсәтергә мөмкин.

Аларны түбәндәге адреслар буенча урнашкан оешмаларга китерергә мөмкин:

– ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, Казан, Тукай ур., 89. +7(843) 225 33 22.

– Зур булмаган йөкләр: Казан шәһәре, Патрис Лумумба урамы, 4 нче йорт, 112 нче кабинет.

– Зур йөкләр: Казан шәһәре, Мәҗит Гафури урамы, 46 нчы йорт.

Контактлар: 8(843)2731672, 88003500216 («Ярдәм Янәшә» хәрәкәте кайнар элемтәсе).

Акча күчерү өчен реквизитлар ТР Диния нәзарәте сайтында күрсәтелгән.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bis-kon-ecenda-nazaratnen-zakyat-xairiya-fondy-gaza-sektoryna-275-mln-sumlyk-yardam-yidy-5878741

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев