Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биш ай элек баласы төшкән хатын ике айдан сау-сәламәт бала таба (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Дөньяда нинди генә гаҗәп хәлләр булмый! Адәм баласы аңлап бетмәгән күренешләргә, серле хәлләргә җавапны кайдан, кемнән эзләргә? Табигатьтәнме? Космостанмы? Бик күптәннән булган шундый хәлләрнең берсе турында бәян итмәкчебез. Яшь кыз 22 яшендә кияүгә чыга. Иренең бераз дорфарак икәнен, кул уйнатырга яратканын белсә дә, яратып, җайланыр әле дип олы тормыш юлына...

Дөньяда нинди генә гаҗәп хәлләр булмый! Адәм баласы аңлап бетмәгән күренешләргә, серле хәлләргә җавапны кайдан, кемнән эзләргә? Табигатьтәнме? Космостанмы? Бик күптәннән булган шундый хәлләрнең берсе турында бәян итмәкчебез.

Яшь кыз 22 яшендә кияүгә чыга. Иренең бераз дорфарак икәнен, кул уйнатырга яратканын белсә дә, яратып, җайланыр әле дип олы тормыш юлына аяк атлый. Озак та үтми, авырга уза. Хәләл җефете - гаиләдә бердәнбер бала. Шуңа үзенә һәрвакыт игътибар таләп итә. Уңган-булган хатыныннан көнләшеп, бер юкка теңкәсенә тиеп бетерә. Салып кайткан вакытларында өйгә дә кертми. Йөкле килеш урамда катып торырга мәҗбүр була яшь хатын.

Бу авырлыклар аның сәламәтлегенә кире тәэсир итә - ике айлык йөге төшә. Ире дә шуны гына көткән кебек, аерылышырга гариза яза. Хатынга тән һәм җан яраларын берүзенә төзәтергә, сабыр булырга туры килә. Әти-әнисе чит якта яши. Иренең туган-тумачасы болай да кыерсытылган хатынны кире кага.

Күңел яраларын эш белән басарга була хатын. Берзаман медицина тикшерүе вакытында моңа җиде айлык йөге барлыгын хәбәр итәләр. Хатын аптырашта кала - биш ай элек баласы төшкән иде, ләбаса. Аннан соң беркеме дә булмады бит аның. Ә ике айдан ул сау-сәламәт ир бала таба. Нарасыйның атасы бу хәбәрне ишетеп, хатынны мыскыл итәргә килә. Үз баласы булына ышанмыйча, берничә ел дәвамында судлашып бетә. ДНК-анализларын ничә тапкыр, әллә ничә клиникада ясатса да -ире хәлле кеше - нәтиҗәсе уңай була. Димәк, улында ирнең каны ага.

Табиблар да, озын тормыш юлы үткән ак әбиләр дә бу хатынга аның карынында игезәк бала булып, берсенең төшүе, икенчесенең исән тууы турында аңлатканнар. Табигатьтә без белмәгән серләр күп дибез. Бу хәл шуларның берсе түгелмени?

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев