Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәхет җиңел килми

Кичә Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залына респу­бликаның иң уңган, иң булдыклы гүзәл затлары җыелды. Анда Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан “Ел хатын-кызы” бәйгесе җиңүчеләрен котладылар. Быел чарада катнашу­чыларның саны 700дән артып киткән, алар 10 номинация буенча көч сынашты.

Иң беренче булып, “Хатын-кыз – ана” титулы буенча бүләкләделәр. Сәхнәгә горур кыяфәттә дүрт ханым күтәрелде. Горурланырлыклары да бар шул, кайбер гаиләләрдә 11әр бала үсә. Аларга Татарстанның Дәүләт Ки­ңәшчесе Минтимер Шәймиев диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Минтимер Шәрип улы, батыр йөрәкле ханымнарны кочаклап, зур рәхмәт әйтте. “Бәхет җиңел килми. Ул зур хезмәт, бер-береңә карата хөрмәт, сабырлык сорый, гомер буена шулай”, – диде Минтимер Шәймиев һәм ир-атларны да сабырлыкка гүзәл затлардан өйрәнергә чакырды.  Чаллыдан Авлаяровларның гаилә ансамблен сәхнәгә дәштеләр. Ун балалы гаилә, төрле музыка уен коралларында уйнап, тамашачының күңелен күтәрде. Бу күркәм гаиләгә сокланмыйча мөмкин түгел иде.


“Минем язмышым – минем һөнә­рем” номинациясендә җиңүче­ләрне Татарстан профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова тәбрик­ләде.  “Хатын-кыз – ел үрнәге” буларак, РКБның акушерлык-гинекология буенча баш табиб урынбасары Илмира Галимованы игълан иттеләр. Нәкъ менә шушы  перинаталь үзәктә җиде меңнән артык бала дөньяга килә. Республика халкына исемнәре яхшы таныш сәнгатькәрләр Аида Гарифуллина, Венера Ганиева, Зилә Сөнгатуллинаны аерым номинациядә билгеләп үттеләр. Аларны котларга күп санлы укучылары да килгән. Чарада ирләр дә бүләксез калмады. “Лидер ир-ат” һәм “Олы йөрәкле ир-ат” номинацияләрендә җиңүчеләрне “Татарстан хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева котлады. Сәхнәгә Казаннан җитәкче һәм хәйрияче Рөстәм Рамазанов, Чирмешәннән бертуган Әгъләмовлар күтәрелде. Хатын-кызлар бәйгесендә ир-атларны 1998 елдан билгеләп үтә башладылар. Быел менә 20 нче җиңүчеләрне дә күрдек. Зилә Вәлиева әйтүенчә, әлеге номинациядә ярышырга теләүче яшь җитәкчеләр күп булган. Аларны киләчәктә җиңүчеләр сафында күрә алырбыз, иншалла.

Фото: http://tatar-inform.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев