Болганчык су мәрәкәсе
Башкалабызда күп катлы йортлардагы фатирларда яшәүчеләр суны күптән краннан агызып эчмиләр инде. Куркыныч бит. Әле кара, әле көрән, әле сары төстәге сыекча ага башлый. Нәрсә икәнен дә аңлап булмый. Баксаң, бер дә дөрес уйламыйбыз икән.
“Казан порталы” хәбәр иткәнчә, узган атнада “Водоканал” директоры Андрей Егоров инде буыннан буынга дәвам иткән бу фикергә каршы килеп, үзенекен җиткергән: краннан ага торган суны эчәргә ярый һәм аның сәламәтлеккә бернинди зыяны да юк. Фатирларга килә торган су махсус эретмә – натрий гипохлориды белән чистартыла. Ул исә “юлында очраган” теләсә нинди бактерияне һәм зыянлы микроэлементларны юкка чыгара икән. Тик шунда ук сорау туа: мондый зур көчкә ия булгач, бу натрий гипохлориды дигән химик элементның безнең организмга тәэсире ничек икән?
Шулай да Андрей Егоров краннан вакыт-вакыт сары су акканны күрәләтә инкарь итә алмый бит инде. Шуңадыр, күрәсең, әгәр дә краннан күгәрекле болганчык су акса, эчмәвегез хәерле, дип өстәп куярга мәҗбүр булган. Бер яктан караганда, аны да аңларга була. Су бит, чыннан да, чистартыла һәм эчәргә яраклыга әйләнә. Ә фатирларга килеп җиткәнче, торбалардагы күгәрекне үзе белән ияртеп, болганырга мөмкин. Бу очракта инде торбаларны алыштыру турында сүз барырга тиеш.
Мәгълүмат чараларыннан күренгәнчә, кайбер илләрдә мондый проблема бөтенләй юк. Халык краннан килгән суны эчә һәм бернинди зыянын да күрми. Башкалабызда исә торбалар челтәренең ни дәрәҗәдә искергәнен исәпкә алсаң (чыганакларда аларны тәртипкә китерү өчен 1,5 млрд сум акча кирәк дип теркәлгән), безнең краннардан болганчык су бик озак агар сыман әле. Шул ук вакытта белгечләр проблеманың икенче ягын да күтәреп чыга. Бүген табиблар тәкъдиме белән кеше көненә ике-өч литр эчсә, эчәр суның запасы 50 елга гына җитәргә мөмкин. Вакыт тиз уза, 50 ел да күп түгел, шуңа күрә, яңа проблемалар калкып чыкканчы, болганчык суны “тоныкландыру” эшен җайга салу дөресрәк булмасмы икән?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев