Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әбри Хәбриев & солярка: Бардага юл 19 сәгатькә сузылган

“Рәвешләр” эстрада миниатюралары театры Казанны шаулатып концерт-тамашасын тәкъдим итте дә, гастрольләргә чыгып китте. Юл газабы – гүр газабы, дигәндәй, чираттагы сәфәрләрендә каршылыклар очраган юмористларга.

- Төнге сәгать уникедә Арчадан Бардага таба чыгып киткән идек, менә көч-хәл белән килеп җиттек, - дип Бардадан хәбәр итте Әбри Хәбриев. - Солярка катып, өч-дүрт тапкыр туктап, ике сервиста утырып... Кыскасы, төн йокыларын йокламыйча, 19,5 сәгать килдек Бардага. -23, -24 градус, үлеш монда, бөтен җир катты, - ди ул.

Артист тормышы бик җиңел дип уйлаучылар ялгышалар. Балкып сәхнәгә чыгып, тамашачылардан кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре, алкышлар кабул иткәнче, күп киртәләрне узарга туры килә шул аларга. Туңып, арып, тәмам хәлдән тайган юмористларга исә халыкны көлдерер көч тә кирәк бит әле!  

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев