Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу атнада Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт ала

Киләсе шимбә, 15 сентябрьдә, Казан территориясендә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшләрен башлый. Алар Башкарма комитет һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырыла. Сәүдә шәһәрнең 14 мәйданчыгында оештырыла. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр итте.

Киңәйтелгән форматта ярминкәләр 7 урында узачак: Авиатөзелеш райоында Ленинград ур., 27 адресы буенча “Бәхетле” сәүдә үзәге янында, Вахитов районында Татарстан ур., 53 адресы буенча Тинчурин скверы каршында, Киров районында Краснококшайск ур., 150 адресы буенча, “Ягодная слобода” сәүдә үзәге каршында, Яңа Савин районында Ямашев пр.,71а адресы буенча “Бәхетле” сәүдә үзәге каршында, Идел буе районында Җиңү пр., 50а адресы буенча “Чулпан” мәдәни үзәге янында, Совет районында “Казан” агропаркы территориясендә һәм Дәрвишләр бистәсендә Липатов ур., 7 адресы буенча.

Моннан кала, бакчачылар үзләре үстергән җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне түбәндге урыннарда сата ала: Беломорск ур., 69; Ильич ур., 1; Батыршин ур., 20; Лаврентьев ур., 10; Фучик ур., 72; Зәкиев ур., 12; шулай ук Фучик һәм Ломжа урамнары киселешендә.

Чехов базарын масштаблы реконструкцияләү белән бәйле рәвештә быел ярминкәләр анда узмаячак, шулай да, чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, моңа алмашка чатыр мәйданчыклар өстәлде: Фучик һәм Ломжа урамнары киселешендә һәм Җиңү пр., 50а адресы буенча.

Һәр мәйданчыкка Татарстан Республикасының муниципаль районнары беркетелгән.

Ярминкәләр узган чорда җәмәгать тәртибен саклау, санитар һәм ветерина.р контроле оештырыла. “Елдагыча, ярминкәләр шәһәрлеләрдә зур кызыксыну уятыр, дип көтәбез”, - диде Р.Фазылҗанов.

Шәһәр Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре казанлылар тормышына ныклап үтеп керде. “Халык ярминкәләрне түземсезлек белән көтә. Авыл халкы ярдәмендә запасларны тутыру өяен менә дигән мөмкинлек, моның өчен күршеләребезгә, предприятиеләргә, коллективларга, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына рәхмәт. Бу бикматур гадәт. Суыкларга кадәр ярминкәләр гадәти режимда үтсә иде”.

Ярминкәләр атна саен, шимбә көннәрендә 6.00 сәгатьтән 12.00-14.00 сәгатькә кадәр үтәчәк.

Фото: https://pixabay.com | ruthieprasil

https://www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев