Бүген- Энергетиклар көне
Бәйрәм котлавы
Энергетиклар – игелекле һөнәр ияләре. Сез йортларга, эш урыннарына яктылык һәм җылылык китерәсез, тормышның барлык өлкәләрендә эшчәнлекнең тотрыклылыгын тәэмин итәсез. Кыскасы, һәр кешенең тормыш сыйфаты турыдан-туры сезнең эшегезгә бәйле. Энергетикның хезмәте югары һөнәри осталык һәм тәртип таләп итә, тәҗрибәле белгечләр җилкәсендә объектларның энергетик иминлеге өчен зур җаваплылык ята.
Барыгызны да бәйрәм белән котлап, икътисади тотрыклылык, күңел көрлеге һәм яңадан-яңа уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез!
Саба муниципаль районы
Советы һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев