Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Питрәчтә узган «Медиа Сабантуй»да Саба журналистлары да катнашты

Бәйрәмгә «Саба таңнары» редакциясе һәм «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре яхшы әзерлекле зур бер команда булып барды

 Бәйрәмдә катнашучыларны иң элек «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.

«Тарихта икенче тапкыр Сабан туе үткәрәбез. Һәр шәһәрдә, һәр районда «Татмедиа»ның филиаллары бар. Журналистлар кадр артында - бәйрәмнән читтә кала. Шуңа күрә без үзебезнең бәйрәмне булдырырга уйладык. Сабан туе исә барыбызны да берләштерә, безне бергә җыйды», - диде ул.

Шамил Садыйков узган ел Сабан туеның Байлар Сабасында булганын әйтте. «Сабан туенда бәйгеләр булачак, бүләкләр дә әзерләп куйдык, көрәштә җиңгән батырга тәкә биреләчәк. Бәйрәмдә 600дән артык кеше катнаша. Барлык районнан килгән журналистлар республикабыз, милләтебезнең киләчәге өчен эшли. Менә инде аларның бәйрәменә дә чират җитте», - диде ул.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтова агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев исеменнән сәламләде.

«Бүген бәйрәм зур команда булып эшләвебезне күрсәтә. Бөтен районнардан матур Сабантуй җиренә журналистлар, аларның туганнары, якыннары җыелган. Бәйге, ярышларда кемдер җиңәр, кемдер җиңелер. Республика мәнфәгатьләрен яктыртучы, тугры сүзне җиткерүче зур команда булып һәрвакыт җиңеп киләчәкбез. Эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек телим», - диде Эльвира Әхмәтова.

Ярышлар, гадәттәгечә җыр-биюле бирнә җыю белән башланып китте. Аннары мәйдан күңелле уеннар шау-шуына күмелде. Массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре әтәч куып тоту, чүлмәк вату, таяк тартышу, волейбол, кул көрәше, аркан тарту, чиләк-көянтә белән су ташу кебек уеннарда көч сынаштылар.  Бәйрәмне эстрада җырчылары Илназар, Лилия Хәйруллина, Зәринә Хәсәншина, юмор остасы Алмаз Хәмзин чыгышлары бизәде. 

"Саба таңнары" редакциясе кызлары 12 команда арасында аркан тартышуда дүртенче урынны яуладылар.Башка уеннарда да сынатмадылар. "Саба дулкыннары" ТРК видеооператоры Рөстәм Хәлилов турникта тартылуда икенче призлы урынны яулады. Көрәштә  «Мамадыш-информ»нан Илдар Хәсәнов батыр калды. Аңа тәкә тапшырылды. Икенче урында - «Тәртип» радиосы алып баручысы, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Илфак Хафизов.Өченче урынга - «Мамадыш-информ»нан Иршат Сәйфетдинов чыкты.  Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды. Узган ел «Медиа Сабантуй»да батыр калган «Шәһри Казан» газетасы журналисты Фәрит Салихов 10 меңлек сертификат белән бүләкләнде. Бәйрәм күңелле биюләр, заманча дискотека белән тәгөлләнде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/media-sabantui-batyrlary-bilgele-buldy-5873707

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев