БУЛМАС ДИМӘ..
КИЕМ ДӘ ҮСӘ.
Балалар үсә, аларга гел яңа кием алырга кирәк. Бөекбританияле дизайнер Райан Ясин бик күп әнинең баш бәласен хәл иткән: ул “үсә” торган кием уйлап тапкан.
“Petit Pli” дип аталган тукыма плиссировканы хәтерләтә. Мондый тукымадан тегелгән киемне балага 3 айдан 3 яшькәчә кидереп була. Бу ата-ананың күп акчасын янга калдырырга ярдәм итәчәк.
Германиядә үлчәме зурая торган балалар кроссовкалары чыгарыла. Аның табан уртасында гармун сыман җәелеп китә торган урыны бар. Мондый кросовкаларны 3 үлчәмгә зурайтырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев