Бушлай юридик ярдәм
“Бердәм Россия” сәяси партиясе 27 июньдә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә.
Халыкны партиянең Саба җирле бүлеге җәмәгатьчелек белән эшләү бүлмәсендә иртәнге сәгать 8дән 9.30 сәгатькә кадәр Пенсия фондының районара бүлеге начальнигы Фәридә Якупова, 9.30-11.00 сәгатьләрдә – пристав Лилия Гайнетдинова, 11.00-12.30 сәгатьләрдә – нотариус Ландыш Галиева, 12.30-14.00 сәгатьләрдә – техник-инвентарьлаштыру подразделениесе белгече Ренат Сөнгатуллин, 14.00-15.30 сәгатьләрдә адвокат Илсия Нигъмәтҗанова кабул итәчәк. Мөрәҗәгать итү өчен адрес: Байлар Сабасы, З,Йосыпов урамы, 24 йорт.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев