Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел ел башыннан бирле Татарстан сулыкларында 51 кеше үлгән

Рөстәм Миңнеханов киләсе коену сезоны иминлеген тәэмин итү турында бүгеннән уйларга кушты.

Быел ел башыннан бирле, Татарстанның су объектларында 51 кеше үлгән. Шул исәптән 25 кеше җиһазланмаган урында коенганда баткан. Бу хакта кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган республикакүләм киңәшмәдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе – республика гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин сөйләгән. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Узган ел шул ук чорда Татарстанда барлыгы 21 кеше үлгән. 2017 елда коену сезоны башланганнан алып, тәмамланганга кадәр (1 июнь - 12 июль) 10 кешенең, 2018 елда 43 кешенең гомере өзелгән.

Казанда, Чаллыда һәм Чистай районында өчәр кеше батып үлгән. Әгерҗе, Әлмәт, Баулы, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Менделеевск, Түбән Кама, Спас һәм Тукай районнарында суда икешәр кеше баткан.

  • 2017 елда Әгерҗе, Әлмәт, Баулы, Зәй, Яшел Үзән, Менделеевск, Спас һәм Чистай районнарында бер кешедә суда батмаган.

Рафис Хәбибуллин фикеренчә, суда ял итү урыннарында административ хокук бозучы гражданнарны җаваплылыкка тарту буенча контроль булмавы фаҗигаләргә китерә.

“Без атна саен нәтиҗә ясаячакбыз, эшләр йомшак оештырылган урыннардагы үзгәрешләрне күзәтәчәкбез. Әлбәттә, без район һәм шәһәр җитәкчеләреннән сораячакбыз”, - дип шәрехләде бу вазгыятьне Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, киләсе коену сезоны иминлеген тәэмин итү турында бүгеннән уйларга кирәк.

Татарстанда  халыкның суда ял итүе өчен шартлар булдыру эшләре хәзердән үк үткәрелә. 59 комлык булдыру планлаштырылган, хәзер төбәктә 33 комлыкта ял итәргә мөмкин, диде республика гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры.

Фото: архив, tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев