Быел Казанда хатын-кызлар ифтарында 1 мең кеше катнашачак
Быел Казанда Fashion ифтар – Россиядә иң киңкүләм хатын-кызлар ифтары 23 нче апрельдә 1 мең кунак җыячак.
«Ифтарга әзерлек бара, бу эшне «Туган авылым» комплексыннан башлаган идек, ихтыяҗ бик зур булды, шуңа елдан ел бу чараны яхшырак итәсебез килә. Быел 1 мең кешегә оештырырга уйладык, былтыр 500 кеше иде. Быел Ak Bars Retro Cars мәйданчыгында үткәрергә уйладык. Бу бик заманча урын. Бөтен килешү, сөйләшүләр бар». Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә «Добро рядом» хәйрия фонды директоры Радик Абдрахманов әйтте.
Ифтарда меню ресторан сыйфатында булачагын әйтте. «Бу мәҗлестә хатын-кызларга рәхәт, уңайлы булсын дип тырышабыз», - дип белдерде фонд башлыгы.
Чыганак : https://tatar-inform.tatar/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев