Быел Питрау батыры булып көрәшче Раил Нургалиев танылды
Батырга төп приз - автомобиль алу өчен акчалата сертификат тапшырылды.
Мамадыш районының Җөри авылында 19нчы тапкыр керәшен мәдәнияте республика фестивале үтте. 2018 елгы Питрауның төп батыры булып Раил Нургалиев калды.
Төп приз - автомобиль алу өчен акчалата сертификат. Быел оештыручылар автомобильнең үзен түгел, ә сертификатлар куйган.
Киеренке көрәш иртәнге өчкә кадәр барды. Көрәшчеләр алты үлчәү авырлыгында узды: 65, 75, 85, 100, 120 килограммга кадәр һәм авыр үлчәү. Үз авырлыкларында җиңү яулаган көрәшчеләр мәйданда акчалата бүләкләр һәм абсолют батыр исеме өчен көрәште.
Питрау бәйрәме 5 минутка сузылган салют белән тәмамланды.
Фото: Солтан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев