Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел татар актеры курсын тәмамлаучыларның берсе дә театрга эшкә килмәгән

Казан театр училищесында татар актеры курсын Илдар Хәйруллин укытып чыгарган иде.

Быел Казан театр училищесының татар актерлык курсын тәмамлаучыларның берсе дә Татарстан театрларында эшләми. Курс җитәкчесе булган Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин “Татар-информ” хәбәрчесенә моның сәбәпләрен аңлатты.

“Казаннан читтәге театрларга барасылары килмәде, теләгән театрларында штатлар тулы. Бер егетем театрга кергән иде – китте. “Кредитка машина алдым, айга 18 мең сум түлим, ә театрда 15 мең алам. Ничек яшим?” ди. Яшьләр практик якны карыйлар”, - ди педагог.

“Алабугада культпросветучилище гомергә авыл клублары өчен сәнгать җитәкчеләре әзерләде, нигәдер хәзер артистлар әзерли башлады. Артистлар артык күбәеп китте”, - дип икенче сәбәпне атады Илдар Хәйруллин.

“Акча да, артистлар күплеге дә түгел, төп сәбәп – режиссерда. Режиссер актерны үстерергә, актер аның артыннан барырга әзер торырга тиеш. Ул яктан бездә кытлык. Режиссер проблемасын хәл итмәсәк, театрларыбыз бетә. Чакырып эшләтеп кенә тулы канлы театр булмый, баш режиссерлар кирәк”, - ди ул.

“Мин балаларны үз-үзенә ышана торган, фикерле кешеләр итеп тәрбиялим - югалмаслар. Тик училищеда балаларны театр өчен әзерлисең, аларны театрда күрәсе килә. Күзләрендә театрга эләкмәдем дигән сагыш бар”, - ди педагог. 

Илдар Хәйруллин курсын тәмамлаучыларның икесе Мәскәүгә ГИТИСка укырга кергән. Быел ул Казан театр училищесында яңа курс җыйды. Икенче татар курсын курчак театры өчен Илгиз Зәйниев укыта.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев