Быел бәрәңге һәм яшелчәләрнең югары уңышы көтелә
Быелгы ел икмәккә ярлырак булса да, бәрәңге һәм яшелчәләрнең югары уңышы көтелә. Бигрәк тә, соңгы вакытта еш явучы яңгырлар аларның куәтле үсүенә уңай йогынты ясый. Шикәр чөгендере, кукуруза, бәрәңге кебек соң өлгерүче культуралар башта корылык кичерсә дә, хәзер бертуктаусыз явучы яңгырлар аларның хәлен күпкә җиңеләйткән. Һава температурасы нульдән түбән төшкән...
Быелгы ел икмәккә ярлырак булса да, бәрәңге һәм яшелчәләрнең югары уңышы көтелә. Бигрәк тә, соңгы вакытта еш явучы яңгырлар аларның куәтле үсүенә уңай йогынты ясый. Шикәр чөгендере, кукуруза, бәрәңге кебек соң өлгерүче культуралар башта корылык кичерсә дә, хәзер бертуктаусыз явучы яңгырлар аларның хәлен күпкә җиңеләйткән. Һава температурасы нульдән түбән төшкән вакытка кадәр үсүче шикәр чөгендере яңгырның шифасын тоеп, яфракларын җәеп, яхшы гына үсеп киткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев