Быелгы бердәм дәүләт имтиханнарында аттестатсыз калучылар саны өч тапкыр кимегән. Аның каравы 9 нчы сыйныф укучылары арасында 800дән артык кеше белемен күрсәтә алмаган. "Икеле" капчыклары үзләрен көз көне тагын бер кат сынап карый алачак. Ә менә 100 балл туплаучыларның саны арткан. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр иттеләр.
Сүзебезне аттестат мәсьәләсеннән башлау юкка түгел. Мәктәп укучыларын, иң беренче чиратта, әнә шул катыргыдан колак кагу куркыта. Начар укучылар бигрәк тә дер калтырап тора. Тик шулай да аларны быел бөтенләй начар укыган дип әйтеп булмый. Узган ел аттестатсыз калучылар 138 булса, быел андыйлар - 31. "2ле"гә укучылар бигрәк тә Югары Ослан (1,3), Мөслим (1,1), Казанның Киров (0,9), Менделеевск (0,8), Алабуга (0,8) районнарында күп булып чыккан. Республиканың 30 районында бер генә бала да мәктәптән белешмә белән чыкмаган.
Узган ел белән чагыштырганда, рус теле буенча уртача нәтиҗәләр 54,5 баллдан 73,05кә күтәрелгән. Иң югары балл Бөгелмә районына туры килә (81,9). Мамадыш, Апас, Кайбыч, Питрәч, Спас районнары укучылары иң түбән баллар җыйган. Ә менә Теләче, Әлки, Мөслим, Актаныш районнары укучылары белем күрсәткечләрен яхшыртуга ирешкән. Математикадан база имтиханы нәтиҗәләре бераз булса да арткан. Уртача күрсәткеч - 4,34 балл. 24 районда уртача күрсәткеч республиканыкыннан югары. Ә математикадан профиль сынавыннан бу саннар 19 районда зуррак. Гомумән алганда, республикада 16 меңнән артык укучы БДИ тапшырган иде.
Физика, химиягә ни булган?
Узган ел белән чагыштырганда, быел республикада физика, химия, алман теленнән кала 10 фәннән уртача күрсәткеч югарырак. Чик баллны үтә алмаучылар саны рус теле, математика, информатика, җәмгыять белеме, география, тарих фәннәреннән кимегән. Шул ук вакытта рус әдәбияты, химия, биология, физикадан нәтиҗәләр шактый түбән тәгәрәгән. Быел 100 балл туплаучылар саны артуы күзәтелә. Ләкин химия (узган ел - 24, быел - 8), физика фәннәреннән (9дан 3) 100 балл туплаучылар саны да кимегән. Ә менә рус теленнән абсолют нәтиҗәләргә ирешүчеләр 57дән 88гә арткан. Ике һәм аннан күбрәк фәннән 100 балл туплаучылар республикада дүртәү. Әйтик, Чистай укучысы Никита Доброхотов рус теленнән һәм математикадан 100әр балл җыйган. Инглиз теленнән - 93, физикадан - 92 һәм химиядән - 76 балл. Егетнең укудагы уңышлары бу!
Быел мәктәпне тәмамлаучыларның 11 проценты, ягъни 1 мең 794 укучы "Укудагы казанышлары" өчен дигән илкүләм дәрәҗәдәге медаль белән бүләкләнгән. Республика медальләре нибары 397 укучыга гына эләккән. Әлеге сәләтле балалар югары балларны туплаган да инде. Тик Апас, Югары Ослан, Лаеш, Питрәч, Ютазы районнарында медальгә ия булучылар берәү дә юк.
- Безнең өчен химия, физика - бик мөһим фәннәр. Быелгы сынауларда узган ел бу ике фәннән имтихан тапшыра алмаучылар да катнашты. Бу да нәтиҗәләргә тәэсир иткәндер. Укучылар белән эшләп бетерү дә җитмәгәндер, - дип белдерде республиканың баш педагогы Энгель Фәттахов.
70 проценты акланмаган
Имтиханны тапшыручылар арасында үз эшләреннән канәгать булмыйча, эшләрен кабат тикшертүчеләр дә булды. Быел җәмгыять белеменнән риза булмаучылар шактый булган. Ике апелляциядән имтихан бер баллга югарырак булган. Математикадан 4 эш буенча 3 балл өстәлгән. Ә эшләрнең 70 проценты канәгатьләндерелмәгән.
Кагыйдә бозучылар исә күп булмады. БДИда - 4, ә 9 нчы сыйныф укучылары сынауларында 19 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Болар - Казан, Чистай, Яшел Үзән, Буа районы укучылары. 2012 елда мондый очраклар - 62, ә узган ел 7әү булган. Быел имтиханга икешәр укучы шпаргалка һәм кесә телефоны белән кергән. Алар имтиханнардан куып чыгарылган. Сынауларны бары киләсе елда гына бирә алачаклар. Быелгы БДИ нәтиҗәләре менә шундыйрак.
Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
Нет комментариев