Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чакырган җиргә бар...

Халыкның килеп терәлгәч, сызлануларга түзә алмый башлагач кына сырхауханәгә бару гадәтен ташлатырга кирәк – Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы бүгенге көндә сәламәтлек саклау өлкәсенең иң мөһим бурычларының берсе шушы дип саный.

Әлеге яман гадәттән арындыруда иң үтемле чара – халыкны диспансеризациягә йөрергә күндерүдән гыйбарәт дип исәпләнелә. Бушлай тикшеренү үтәргә элек поликлиникаларда кодаласалар, хәзер бу эш страховкалау компанияләренә дә йөкләтелгән. Алар смс җибәреп, чылтыратып, электрон почтага хат җибәреп, диспансеризация үтәргә чакырачаклар. Поликлиникалар исә кешене чиратларда мөмкин кадәр азрак тоту җаен табарга тиешләр. Эшләүчеләргә җайлы булсын дип, күп кенә поликлиникалар диспансеризацияне шимбә көнне үткәрә.

Шулай да, мондый тикшеренүләргә халыкның 70 проценты гына йөри, калганнар исә “вакыт юк”, “яхшылап тикшермиләр”, “эш начар оештырылган”, “кирәк тапмыйм” дигән сәбәп белән диспансеризациягә бармауны яки түләүле клиникаларга йөрүне хуп күрә икән.

Соңгы елларда яман шеш куркыныч төс алганлыктан, диспансеризацияне быелдан яңа кагыйдәләр буенча – яман шешне ачыклауга ныграк басым ясап уздырачаклар.

Хатын-кызлар арасында иң киң таралганы күкрәк яман шеше булганлыктан, 39дан 51 яшькәчә хатын-кызларга маммография тикшеренүе өч елга бер түгел, ә ике елга бер үткәреләчәк. Яшь барган саен эчәк яман шеше барлыкка килү куркынычы артканлыктан, моңа бәйле анализлар 49 яшьтән узган һәркемгә ике елга бер ясалачак.

Диспансеризациягә үзгәрешләр керткән Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы кайбер анализларны, киресенчә, артык дип тапкан. Мәсәлән, бу яшьтә йөрәк, кан тамырлары чирләре барлыкка килергә иртәрәк әле дип, хәзер 21 яшьтәгеләргә ЭКГ ясамаячаклар. Ул 35 яшьтән узган ирләргә һәм 45 яшьтән узган хатын-кызларга ясалачак. Министрлыкта шулай ук кан һәм бәвел анализын һәм кайбер органнарга УЗИ ясауны артык дип тапканнар.

Диспансеризациянең беренче этабында теге яки бу чир бар бугай дигән шик туса, җентекләбрәк тикшерү өчен, кешене тиешле белгечкә җибәрәләр.

Килегез, тикшерәбез дип чакырып торганда барырга кирәк, билгеле. Аннан соң диспансеризациягә кагылышлы үзгәрешләрне дә белергә кирәк бит инде, яхшы якка булганмы алар, әллә...

Фото: https://pixabay.com | mohamed_hassan

http://www.tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев