Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда 13 яшьлек егет өйдәге җиһазны саткан

Чаллыда яшәүче бер ханым полициягә улына гариза язган. Егет яшерен рәвештә кер юу машинасын сатып җибәргән, дип хәбәр итә “Челнинские известия”.

53 яшьлек зыян күрүченең сүзләренә караганда, 13 яшьлек улы, ул өйдә булмаганда, интернет аша кер юу машинасы саткан. Укучы алган акчаларны нәрсәгә сарыф иткәндер, әлегә билгеле түгел.

Хәзерге вакытта бу хәл буенча җинаять эше кузгатылмаган, тикшерү үткәрелә. Кер юу машинасын урлау турындагы мәгълүмат тикшерү өчен балигъ булмаганнар эшләре бүлегенә тапшырылган.

Фото: pixabay.com

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев