Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда яшүсмер малай классташы күз алдында батып үлгән

Малай тыелган урында су коенган булган.

Чаллыда Мәләкәс елгасында булган фаҗига турында 112 номерына кичке алтынчы яртыда хәбәр итәләр. Шаһитлар сөйләгәнчә, үсмер малай су астына киткән һәм йөзеп чыкмаган.

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, берникадәр вакыттан соң фаҗига урынына махсус хезмәтләр, № 6 коткару отряды водолазлары килгән һәм алар 14 яшьлек малайның мәетен ярдан 15 метр ераклыкта тапкан. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Фаҗиганең сәбәбе — суда иминлек кагыйдәләрен үтәмәү. Бу урында су коену тыелган, яшүсмер олылардан башка гына килгән.

«Татар-информ»га үз хәбәрчесе Валентин Кулагин хәбәр иткәнчә, укучы малай яр буена классташ кызы белән килгән.

Шаһитлар агентлык хәбәрчесенә сөйләгәнчә, яшүсмер аркасында гына йөзә белгән. Бер мизгелдә ул әйләнергә теләгән һәм бата башлаган. Классташ кызы аны коткарырга тырышып карый, әмма озакламый үзе дә су астына китә башлый һәм аңа малайны ычкындырырга туры килә.  Подробнее: https://tatar-inform.

фото пиксобай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев