Чаллыда «Жигули» машинасы күпердән елгага төшеп, йөртүчесе һәлак булган
Фаҗига тизлекне арттыру нәтиҗәсендә килеп чыккан, дип фаразлана.
Чаллыда «Жигули» машинасы күпердән очкан, шоферы үлгән, дип хәбәр итә Чаллы автоинспекциясе.
Юл-транспорт һәлакәте кичә 21.30 сәгатьтә килеп чыга. 6нчы модель «Жигули» автомобилендә 20 яшьлек Мөслим кешесе Яшьлек проспекты ягыннан Боровецкий урманына таба юл тота. Шилнә елгасы аша салынган күпердән чыкканда, күпер култыксаларын җимереп, машина чокырга әйләнеп каплана.
Машина йөртүче шунда ук һәлак була. Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗига тизлекне арттыру нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Фото: соцсети
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев